Уйланырга урын бар
3 декабрь 2023, 07:36

Чөгендер “туда”, чөгендер “сюда”

Без үскән заманнарда шикәр чөгендерен кул белән утыйлар һәм эшкәртәләр иде...

nurlat-tat.runurlat-tat.ru
nurlat-tat.ru

Колхозлар һәм совхозлар авыл хуҗалыгында төп рольне уйнаган заманнарда бер колхоз рәисенең төшке аштан соң йоклап алу гадәте бар икән. Бәлки, иртән бик иртә торгандыр, көне буе чабып йөреп арый торган булгандыр. Я булмаса, көндез әзрәк ял итеп, кичке якка комбайннар эшләгән вакытларда төнге рейдларга чыккандыр ул.

Колхозда, бигрәк тә авылда рәиснең кайда барганын һәм нәрсә эшләгәнен карап кына торалар бит инде. Шундый “күзәтүчеләр” сизмәсен өчен, абзыебыз үзенең шоферына болай ди:

–  Син мине өйгә кайтарып куй да, колхоз буйлап бертуктаусыз йөре дә йөр, – ди икән. Колхозның УАЗигы йөргәч, рәис өйдә, беркая да китмәгән дип уйлыйлар, кырын эшләр башкарырга батырчылык итмиләр икән.

Без үскән заманнарда шикәр чөгендерен кул белән утыйлар һәм эшкәртәләр иде. Укып кайтып колхозда эшли башлаганда, бу 1985нче еллар булыр, районда 4500 гектардан артык чөгендер чәчелә иде. Әлбәттә, бу безнең Әлшәй районы өчен күп булгандыр, чөнки агрономнарның  фаразлавы буенча, шикәр чөгендере плантацияләре нормага караганда шактый күбрәк иде. Ул ел саен арттырылып барды һәм колхозда эшләгән хатын-кызларга гына түгел ир-атларга да, мәктәп балаларына да утарга чөгендер бирә башладылар.

Басучылыкта хәзер культураларның әйләнеше юк, туфракның уңдырышлылыгы һәм башка төрле күрсәткечләрне дә исәпкә алып бармыйлар. Бүген безнең якларда халык мал асрамый, чөнки мал астына салырга да салам юк, бөтен басуда да чөгендер яфрагы гына торып кала. Чөгендер плантацияләре район буенча 9 мең гектардан артып китте. Чөгендер артыннан чөгендер чәчәбез, көнбагыш артыннан – көнбагыш! Ә килгән табыш шәхси кесәләргә китеп бара. Ни өчен дисезме? Чөнки шикәр заводларының хуҗасы без түгел! Шулай булгач, шикәрдән кергән табыш та, кара җирләребезнең уңдырышлылыгы да, экология яки тирә-як мохиткә килгән зыян да, көзге пычракта авыр йөк машиналары йөреп туздырган юллар да байларның кесәсенә табыш булып ага да ага. Әле Совет чоры булса, чөгендерне бер үк юлдан Благовардан Әлшәйгә, ә Бишбүләктән Чишмәгә ташытмаслар иде. Менә бу башта әйткәнчә, чөгендер “туда, чөгендер “сюда” инде.

Безнең юллар 40 тонна һәм аннан да авыр йөк машиналары өчен яраксыз, яңа юллар салып берничә ай вакыт үтүгә өр-яңа юлда колеялар барлыкка килә. Яз көннәрендә юлларны саклау нияте белән авыр йөк машиналарына бер айга юллар ябыла, ә көзге яңгырларда ул юллар җимерелмимени? Юлларны салабыз да, икенче елга ук аларны ремонтлый башлыйбыз. Башкалабыз Уфа тирәсендәге районнарга әйбәт, алар ел саен яңа юлдан йөриләр, ә ераграк районнарда яшәүчеләр асфальтның исен дә татып караганнары юк! Ә бит бер дәүләттә яшибез, бер үк төрле салымнар түлибез, шулай булгач, яхшы юллардан йөрергә барыбызның да хокукы бер булырга тиеш.

Август-декабрь айларында Раевка-Чишмә юлында адым саен чөгендер төягән машиналар очрый. Ә бит безнең юллардан пар атлар җигеп үтеп булмый, чөнки алар тар, аларны безнең әткәйләр колхозлардан үгезләр җигеп килеп төзегәннәр. Алар ат арбасы киңлеге! Көзге яңгырлар башлангач, басулардагы пычрак олы машиналарның тәгәрмәче белән асфальтка күтәрелә. Бигрәк тә төнге юллар куркыныч тудыра. Юлларның торышы һәм сакланышы яхшырмый торып, күпме генә камералар элсәк тә, хәл үзгәрмәячәк.

Республика юлларының хуҗасы бар, чөгендер ташучы машиналарның агышын Авыл хуҗалыгы министрлыгы җайга салып, юллардагы хәрәкәт тыгызлыгын киметкән очракта гына хәл яхшы якка үзгәрер иде, мөгаен.

Фәнүз Шәгалиев.

Читайте нас