

Баймак районында коточкыч хәл булган - ике хатын-кыз мазут чокырына егылып төшкән. БР ГКЧС мәгълүматлары буенча, шушы төбәктә яшәүче өч хатын-кыз автомобильдә йортларына кайтып барганнар.Кайтышлый туктап, ташландык котельная территориясен карап чыгарга уйлаганнар. Иртәнге караңгыда мазутлы чокырны күрмәгәннәрдер инде – хатыннарның икесе 2,5 метр биеклектән шунда егылып төшкән. Өченчесе ашыгыч рәвештә 112 нче хезмәтенә шалтыраткан.
Зыян күрүчеләрнең берсе нык өшегән. Икенчесе тагын да ныграк зыян күргән - ул бөтенләй мазутта булган, һәм кызганычка каршы, бераздан вафат булган. Сорау туа – хатыннар ник анда кергәннәр?