

Мошенниклар тозагына эләгеп, акчаларыннан колак кагучылар саны артып тора. Менә тагын бер очрак - Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсенең 10нчы полиция бүлегенең дежур частенә 51 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Ул мошенникларга әз дә түгел, күп тә түгел,14 млн (!) сумнан артык акча күчергән. Җинаять эше кузгатылган.
Уфада яшәүче бу ханымның ничек алданганын тәфсилләп сөйләп тормыйбыз – схема бер үк: ялган банк хезмәткәре, ялган полиция хезмәткәре шалтыртып, апаның зиһенен чуалтканнар. Нәтиҗәдә, ханым, фатирын залогка салып (!), 2 миллион сум кредит алган, шуларга үзенең 9 миллион сумын кушкан һәм барысын бергә мошенникларга озаткан. Җибәргән акчалары 14 миллион сумга баскан.
Мошенникларга ни, шул гына кирәк. Акчаларны кулга төшерү белән алар юкка чыкканнар. Элемтәгә дә чыкмый башлаганнар. Ә хатын, үзен алдаганнарын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.