Уйланырга урын бар
1 декабрь 2023, 05:00

Вәгъдә итәсең икән – эшләргә кирәк

Шулай дигән фикердә төбәк җитәкчесе. 

forbes.uaforbes.ua
forbes.ua

Бу атнада, 29 ноябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкы белән туры элемтәгә чыкты.

Туры линия барышында махсус операциядә катнашучыларга республикадан зур ярдәм күрсәтелүе турында берничә тапкыр телгә алынды. Вакытлыча ялга кайткан Илгиз Гайсаров барлык хәрбиләр исеменнән республика Башлыгына ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Радий Хәбиров хәрби операциядә катнашучыларның шәхси йортларда яшәүче гаиләләре ни өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен компенсация ала алмаулары турындагы сорауга җавап бирде. Ул финанслар министрлыгына бу җәһәттән акча ягын исәпләргә кушты.

“Вәгъдә итмим. Чөнки вәгъдә итәсең икән, димәк, ул башкарылырга тиеш. Ә әлегә барысын ла үлчәп карамый әйтә алмыйм”, – диде ул һәм әлеге хәлгә ачыклык кертергә кирәклеген, аннары гына өстәмә карарлар кабул итеп булачагын аңлатты.

Бүген финанслар министрлыгы СВОда катнашучыларның гаиләләренә утын бүлү өчен бюджеттан күпме акча кирәклеген саный. “Бу төр ярдәмгә сорау күп. Чөнки егетләрнең күбесе – авылдан. Мөгаен, сертификатлар бирүгә күчәрбез”, – диде төбәк җитәкчесе.

Әйткәндәй, Радий Хәбиров узган ел декабрьдә еллык Юллама белән чыгыш ясаганда да район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларына махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә көнкүреш сорауларын хәл итүдә ярдәмләшергә кушты.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас