

Яшерен-батырын түгел, начар гадәт күп кешедә бар инде ул. Әмма һәр нәрсәдә чама булырга тиеш. Аннары, акча ягын да уйларга кирәк.
Бу уңайдан FinExpertiza аудитор-консалтинг челтәре аналитиклары тикшерү үткәргәннәр. Бак дисәң, Башкортстанда гаиләләр алкоголь һәм тәмәкегә ай саен уртача 1,2 мең сум тотына икән. Бу – узган ел белән чагыштырганда 9 процентка азрак, ди. Акчага әйләндергәндә, 119 сумнарын яннарына калдырганнар. Шул рәвешле, исерткеч эчемлекләр һәм тәмәкегә акча тотуны бераз кыса башлаганнар.
Күршеләрдә дә шул ук хәл икән. Татарстанда да начар гадәтләр өчен акча тотынуны азайтканнар. Анда чыгымнар 26 процентка, ягъни аена 2038 сумнан 1509 сумга төшкән.
Әлбәттә, бу саннар – уртача күрсәткечләр. Бөтенләй эчмәгән-тартмаган гаиләләр дә, әйләнгән саен бәйрәм итәргә яратканнары да бар. Ә күбесе урталыкта торадыр, мөгаен. Сез ничек уйлыйсыз?