Уйланырга урын бар
29 ноябрь 2023, 15:13

“Туры линия” нәрсәгә кирәк?

Сораулар да күп килгән.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 29 ноябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкы белән “Туры линия” үткәрә.

Ни өчен “Туры линия” үткәрәсез дигән сорауга республика җитәкчесе болай дип җавап бирде:

– Туры линия – нәрсә барганлыгын аңлар өчен кирәк. Мин эфир башланганчы ук кайсыбер сорауларны карап чыктым. Алар көндәлек тормыштан: кемгәдер – утын, кемгәдер – ихата, газ, кемгәдер юл кирәк. Бу безнең эш. Туры линия ярдәмендә кешеләрне борчыган кайсыбер сорауларны бик тиз хәл итеп була. Әле муниципалитет башлыклары барысы да эш урыннарында, шуңа сорауларны тиз арада хәл итү мөмкинлеге бар. Бер сорау да игътибардан читтә калмаячак, – диде Радий Фәрит улы.

Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, тиз арада хәл итеп булырлык сораулар урында ук хәл ителәчәк, озайлы вакыт кирәк булганнары контрольгә алыначак.

Туры линия башлаганда 1500 сорау килгән иде. Күбесе социаль челтәрләр аша җибәрелгән. Сорауларның күпчелеге социаль объектларны ремонтауга бәйле. Кешеләрне шулай ук юллар, торак-коммуналь хуҗалыктагы проблемалар, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре борчый.

 

 

 

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас