

Чананы – җәй, арбаны кыш әзерлә, дигәндәй, күп оешмаларда ел ахырында ук, гадәттә, 15 декабрьгә кадәр, алдагы елга отпусклар графигы төзелә. Күп предприятиеләрдә отпуск вакытын сайлау мөмкинлеге юк: җитәкчелек ничек хәл итә яисә график буенча ничек туры килә – шулай ял итәсең.
Кайсыбер оешмаларда сайлау мөмкинлеге бирелә. Бу очракта инде, отпускны кайсы вакытта алырга икән дип, баш вата башлыйсың. Менә шундыйлар өчен экспертлар киләсе елда кайсы айларда отпуск алу финанс яктан отышлы булуын исәпләп чыгарган.
Алда торган 2024 елның бер үзенчәлеген әйтеп үтик: ул 366 көннән торачак. Киләсе елда 248 эш көне, 118 ял һәм бәйрәм көне булачак. Кайсыбер бәйрәмнәр шимбәгә һәм якшәмбегә туры килгәнлектән, хөкүмәт аларны башка көннәргә күчергән.
Ә отпуск өчен иң отышлы дип эш көне күбрәк булган айлар санала. 2024 елда июль (23 эш көне), август (22 эш көне) һәм октябрьдә (23 эш көне) отпуск алу акча ягыннан иң отышлысы булачак икән. Ә гыйнварда (17 эш көне) һәм июньдә (19 эш көне) ялга китү финанс яктан иң отышсызы булачак, дип кисәтә белгечләр. Алар әйтүенчә, бу отпуск акчасын һәм хезмәт хакларын исәпләү үзенчәлекләре белән бәйле.
Аннары, отпуск вакытын планлаштырганда эштәге кайсыбер факторларны исәпкә алу хәерле. Әгәр оешмада премияләр даими бирелә икән, иң яхшысы – модый түләүләр алганнан соң ялга китү. Ул чакта премия дә отпуск акчасында исәпләнәчәк, димәк, отпуск хакы күбрәк чыга дигән сүз. Шулай ук хезмәт хаклары күтәрелү көтелгән очракта да отпускка ашыгырга кирәкми. Әйтик, компаниядә хезмәт хаклары июньнән арта, дисәләр, җәйгә кадәр ялга китми торуың хәерле.
Отпусны исәпләгәндә көннәр санына да игътибар итәргә кирәк, диләр экспертлар. Ягъни отпускка ял көннәрен кертергә онытмагыз. Мәсәлән, әгәр сез дүшәмбедән җомгага кадәр отпуск аласыз һәм эшкә дүшәмбе чыгасыз икән, отпуск акчасы биш көн өчен түләнә. Әгәр инде гаризада дүшәмбедән якшәмбене дә кертеп ял итәсез дип күрсәтсәгез, җиде көн өчен түләнә.