

XVI Халыкара бизнес атнасында күп килешүләр төзелде. Шуларның берсе республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән “РЖД Логистика” транспорт һәм логистика компаниясе арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешү булды. “Бүген һәр тармакта йөк ташуларны үстерү мөһим. Аграрийларга ул бигрәк тә уңышны сатканда кирәк”, – диде хөкүмәт вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Йөк озату өчен тимер юл транспортының әһәмияте зур, әлбәттә. Агымдагы елның 10 аенда Башкортстанның агросәнәгать предприятиеләре 5271 вагон бөртекле иген озаткан. Аның гомум авырлыгы 370,8 мең тоннага баскан. Әлеге ашлыкның 4193 вагоны, ягъни 297,2 мең тоннасы, экспортка җибәрелгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, быел чит илләргә бу продукция 4,5 тапкырга күбрәк чыгарылган.
Гомумән алганда да 2023 елда авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме 13,6 процентка арткан. Бездән чит илләргә иң күбе майлы продукция чыгарыла. Гомум экспортта аның күләме 64 проценттан арта. Иген – 13 процентны, ә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе 12 процентны алып тора. Майлы культура орлыклары, спирт һәм бал – 9 процентны, ит һәм сөт продуктлары 1,7 процентны били.
“Бүген Башкортстанның авыл хуҗалыгы продукциясен иң күп сатып алучы илләр булып Иран, Кытай һәм Латвия тора. Казахстан, Төркия, Беларусь белән актив хезмәттәшлек итәбез. Кыргызстан һәм Согуд Гарәбстаны белән бәйләнешләрне үстерәбез. Киләчәктә Кытайга озатуны арттырырга ниятлибез. Африка илләренә товарлар чыгару өчен безнең экспортлаучы предприятиеләр халыкара сертификация үтәләр”, – диделәр Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Республика быел чит илләргә он сатуны да 3 тапкырга арттырган. Бодай һәм арыш оны Әрмәнстанга, Грузиягә, Казахстанга, Төрекмәнстанга һәм Үзбәкстанга җибәрелгән. Аларның гомум авырлыгы – 6320,8 тонна булган. Чагыштыру өчен – былтыр 1981 тонна озатылган.
Шуны да әйтик: Күмертау һәм Чишмәдә урнашкан май җитешерү предприятиеләре быел көнбагыш шротын экспортка чыгаруны ике тапкырга арттырган. Авыл хуҗалыгы малларына азык өстәмәләрен элек дүрт илгә озаткан булсалар, хәзер бу исемлектә – алты ил. Гомум авырлыгы 145 мең тонналык продукция Беларусь, Германия, Кытай, Латвия, Норвегия һәм Нидерландиягә җибәрелгән.
Бал да сатабыз. Шушы көннәрдә Башкортстан балы беренче тапкыр Литвага юлланган. 20400 килограмм табигый бал Балтыйк буе республикасына җибәрелгәнче тиешле лаборатор тикшерүләр үткән. “Башкорт балының үрнәкләре Россельхознадзорга караган лабораториядә, шулай ук Германиядәге халыкара лабораториядә тикшерелде. Ул Евросоюз әгъзасы булган ил таләпләренә тулысынча туры килә. Аны безнең илдән чыгарырга рөхсәт бирелде. Бал автомобиль транспорты белән озатылды”, – диделәр Россельхознадзорның республика буенча идарәсеннән.
Шулай итеп, быел Евросоюз илләренә дүрт партия бал җибәрелгән. Польшага һәм Литвага сатылган балның гомум авырлыгы 81600 килограмм булган.
Санкцияләргә карамастан, Русиядән, шул исәптән безнең республикадан авыл хуҗалыгы продукциясен чит илләргә озату күләмнәре арта бара. Дустанә генә түгел, хәтта безгә каршы булган илләргә дә сатабыз. Кем әйтмешли, сугыш сугыш белән, әмма бизнес – ул бизнес диюләре дөрестер, күрәсең...