Уйланырга урын бар
25 ноябрь 2023, 04:08

"Бу адымны һәркем үзе уйлап ясый"

"Әмма куркырга кирәкми", – ди кыска вакытлы ялга кайткан якташыбыз. 

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Бакалыга командировкага баргач та, район хакимияте башлыгы Олег Ефимов белән әңгәмәбез махсус хәрби операциягә барып тоташты. Олег Алексеевич әйтүенчә, соңгы арада районыннан ай саен 6-7 кеше контракт буенча махус хәрби операциягә юллана. Алар яу кырында булган иптәшләренә ярдәмгә барса, район халкы солдатларга үз кулын суза – һәрдаим гуманитар олау җибәрә. Гуманитар йөк җыюга һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итә: берәүләр маскировка челтәрләре үрсә, икенчеләре җылы оек-биялиләр бәйли, өченчеләре азык-төлек хәстәрли.

“Егетләргә нәрсә кирәк – барысын да әзерләп җибәрәбез. Менә бүген район мәдәният йортында “Ватаныбыз улларына” дип аталган хәйрия концерты үткәрәбез. Җыелган барлык акча хәрбиләргә кирәкле әйберләр сатып алуга тотынылачак”, – диде Олег Ефимов. 

Концертка махсус хәрби операциядән отпускка кайткан яугирләр дә чакырылган иде. Шуларның берсе – “Мамык” (“Пух”) позывнойлы егет белән сөйләшү форсаты булды. Ул быел май аеннан контракт буенча Сергей Зорин исемендәге батальонда водитель булып хезмәт итә һәм әле беренче тапкыр ялга кайткан.

СВОга кадәр ул армия бурычын үтәгән. “Мамык” “срочный” хезмәтен дә конракт буенча үткән. Армиядән соң туган ягына кайтып, эшкә урнашкан.

Үз теләгең белән хәрби операциягә барырга нәрсә этәрде? – дип кызыксынам.

– СВО башланып, бер ел үткәч, уйлап йөрдем-йөрдем дә, махсус хәрби операциягә барырга булдым. Ул вакытка инде минем күп танышлар, дуслар, туганнар анда иде. Алар янына бару теләге дә булгандыр. Өстәвенә, армиядә алган хәрби әзерлек бар. Шуңа ният иттем дә, контракт төзедем, – ди “Мамык”.

– Өйдәгеләр синең бу карарыңны ничек кабул итте?

– Әти-әнием башта авыр кабул иттеләр. Мин бит гаиләдә бер бала. Бәлки, шуңа да минем өчен бик борчылалар. Мин инде мөмкинлек булган саен аларга шалтыратып торырга тырышам. Әмма кайсыбердә берничә көн рәттән шалтыратып булмый. Төрле чаклар була.

– Төрле чаклар, дигәннән. Солдатлар арасында хәрби рух ничек?

– Хәрби рух күтәренке. Һәрберебез үз бурычыбызны белеп башкарабыз. Якташлар булуыбыз да күңелгә рәхәт. Күбесе безнең республикадан. Читтән берничә кеше бар, әмма алар да Башкортстан аша килгәннәр.Туган яктан ярдәм булу да көч өсти. Башкортстаннан ярдәм  көчле дип әйтер идем. Автобуслар белән алып китәләр-алып кайталар – кайсыбер төбәкләрдә мондый ярдәм юк. Гуманитар ярдәм дә килеп тора.

– Техника җитәме?

– Җитә, кирәкле техника бар. Тик менә мин кайтып киткәч, 2-3 көн элек мин йөргән машина янган... Ярый, водительгә зыян килмәгән.

– СВОны пилотсыз очу аппаратлары сугышы дип тә әйтәләр. Дроннарның кайсылары – безнеке, кайсылар каршы якныкы икәнлеген аерып буламы?

– Аерырга өйрәнәсең. Безнең дроннар үзебезнең позицияләр өстеннән очмый. Аларны нык югарыга күтәрәләр һәм каршы якка җибәрәләр. Әгәр дрон астан очса, 20-30 метрга төшсә, аңа ут ачарга була. Әгәр югарырак очса һәм һавада бер урында тора башласа, аңа тимәвең яхшы. Ул координатларны, үзгәрешләрне яздыра, видеога төшерә, нинди машиналар килә-китә, кайда нинди кораллар бар – шуларны күзәтә. Кайчакта яртышар сәгать торырга мөмкин. Алар гадәттә солдатларга ут ачмый.

– Каршы як солдатлары белән күзгә-күз очрашырга туры килдеме?

– Юк. Әмма алар ягында күбесе яхшы әзерлекле “наемниклар” сугыша, диләр.

 – Әсирлеккә төшкәннәр белән очрашканың булдымы?

– Юк, без алгы позициядә тормыйбыз. Безнең бурыч башка.

– Сез бурычларны төгәл үтисез, ә хезмәт хакларын вакытында бирәләрме?

– Хезмәт хакын вакытында түлиләр. Оборона министрлыгыннан һәм республикадан килгән түләүләрне кушсаң, аена барлыгы 280 мең сум чыга. Һөҗүмнәрдә катнашкан көннәр өчен хезмәт хакы арта. Вазифага карап та хезмәт хаклары күбәя.

– Ә яшәү шартлары ничек? Көндәлек кирәк-яракларны җитәрлек күләмдә китерәләрме?

– Кием-салым җитәрлек бирәләр. Шулай да мөмкинлек булса, үзеңә сатып алырга тырышасың. Безне баштагы мәлләрдә ике атнага бер кибет-базарларга алып чыгалар иде. Анысы командирдан тора. Ашарга җитәрлек. Кайсыбердә колбаса, сутлар, май-сыр да бирәләр. Ашарга чиратлап пешерәбез. Гадәттә, 6-10 кеше казанда җылы кайнар аш пешереп ашыйбыз. Дарулар күбесе гуманитар ярдәм белән килә. Шуңа үзеңнеке булу яхшы. Юынуга килгәндә, кайчакта шәхси составны мунчага алып чыгалар. Әмма без үзебез ясарга тырышабыз. Безгә бәләкәй мичләр китерәләр. Шуны бүрәнәләр белән уратып алып, көн дә юынып алырлык итеп, мунча ясап куябыз. Су китерәләр. Эчәргә дә, юынырга да су бар.

– Кайсыбер урыннарда корал җитми, диләр.

– Бездә анысы белән проблема юк.

– Махсус хәрби операциягә барырга уйлап йөргән, әмма җөрьәт итми торучыларга нәрсә диярсең?

– Бу карарны һәркем үзе уйлап кабул итә, әлбәттә. Куркырга кирәкми. Без – ир-егетләр. Бырысы да яхшы булачак.

 

Исегезгә төшерәбез: РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналдагы чат-ботлардан табарга мөмкин.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас