

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров республика хөкүмәтенә Палестинадан китәргә мәҗбүр булган гражданнарны кабул итү өчен вакытлыча урнаштыру пунктларын әзерләргә кушты.
Әйтергә кирәк: 20 ноябрьдә илнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Александр Куренков Русиягә киләчәк Палестина качакларын урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Анда Палестинаның 250 кешесен Башкортстанга китерү мөмкинлеге каралды. Монда республиканың гуманитар операцияләр үткәрү һәм качакларны кабул итү тәҗрибәсен исәпкә алдылар.
Моңа кадәр, ноябрь башында, Радий Хәбиров дин әһелләренең һәм республика халкының Палестинада яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү турындагы башлангычын хуплаган иде. Монда сүз, тәү чиратта, дарулар, азык-төлек, кием җибәрү турында барды. “Башсельхозтехника” предприятиесе базасындагы республика логистика үзәге гуманитар ярдәм җыю мәйданчыгы булды.