

Поликлиникага барсаң - озын чиратта торып интегәсең, ашыгыч ярдәм чакыртсаң, табиб килгәнен көтеп тилмерәсең. Ләкин шуны онытмагыз: бу хәлләр һич тә медицина хезмәткәрләренең үз бурычларын үтәргә теләмәве белән бәйле түгел. Төп сәбәбе - табиблар җитмәве, чөнки эшләргә кеше юк.
Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, Уфада һәм Уфа районында өч йөзгә якын табиб һәм ярты меңнән артык фельдшер һәм шәфкать туташы җитми.
Башкортстан буенча статистика тагын да аламарак. Сәламәтлек саклау системасында 3052 вакансиягә, медицина өлкәсендә тәҗрибәсе булган хезмәткәргә, 622 резюме туры килә.
Ә табиблардан тыш, хастаханәләргә һәм бүлекчәләргә санитарлар, ашыгыч ярдәм машиналары водительләре, лаборантлар кирәк.
Шуңа күрә, терапевтка языла алмыйча торсагыз яки чират көтеп керә алмыйча интексәгез, әкрен эшли дип, табибларны тиргәргә ашыкмагыз. Бәлки ул, көн саен иртә таңнан башлап, кичкә кадәр, төшке ашын да ашый алмыйча эшлидер! Әшләргә кеше юк...
Фото: Ксения Калинина.