

Европа һәм Америкадагы кайбер галимнәр теге дөньядан... төрле тавышлар ишетүләре турында расларга тырыша. Алар хәтта теләге булган һәркемгә кайчандыр мәрхүм булган туганнары белән аралашырга тәкъдим итә.
Бер уйлап карасаң, башка сыймаслык хәл, шулай бит? Бу күренеш фәнни даирәләрдә ФЭГ – электрон тавыш феномы дип атала икән. Аны беренче тапкыр швед кинодокументалисты Фридрих Юргенсон ачкан.
Барысы да Фридрихның, Стокгольм шәһәре читенә чыгып, магнитофон тасмасына табигатьтә кошлар тавышын яздыруыннан башланган. Барысы да гадәти үткән – Фридрих кошлар тавышын яздырган. Ләкин киностудиягә кайткач, аны сюрприз көткән булып чыга. Пленканы тыңлап утырганда, Фридрих кошлар сайравыннан тыш, ап-ачык итеп ир-ат тавышы ишетә. Ә бит ул кошлар тавышын ачык яланда, тирә-якта йөз метр тирәли бер кеше булмаган урында яздырткан.
Документалист җирле радиога шалтыратып белешә - бер генә радиостанция дә ул көнне бернәрсә дә трансляцияләми. Шуннан соң Фридрих табигатьтә тагын да берничә язма яздыртырга карар итә. Нәтиҗәләр аны гына түгел, хезмәттәшләрен дә шаккатыра. Магнит тасмасында аның үзе турында күп нәрсәләр белгән берничә тавыш барлыгы ачыклана. Бер язмада хатын-кыз тавышы аны “кадерле Фридель” дип атаган. Ә бит Фридрихка балачакта әнисе һәрвакыт шулай мөрәҗәгать иткән булган...
Чит тавышларны яздыру тәҗрибәләре дәвам ителгән һәм 1965 елда документалист күзәтүләренең нәтиҗәләрен бастырган. Ул аларны “космостан килгән тавышлар” дип атаган. Бу буклетны психолог Константин Раудив укыган. Ул Юргенсонга бергә эшләргә тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, Раудив та мәрхүм булган туганнарының тавышлары язылган язмаларга ия була.
Шуннан соң ул радиоалгычны “позывнойлар” булмаган ешлыкларга (диапазоннарның үле зонасы) көйли һәм аннары инде магнитофонга гадәттәгечә яздыра башлый.
Шул рәвешле психолог 70 мең тавыштан торган фонотека туплаган. Аларның кайберләре аның үлгән туганнары һәм танышларыныкы. Боларның барысы нигезендә Раудив теге дөньядагы тавышлар ниндидер рәвештә радиодулкыннар белән бәйле һәм шулар аша тере кешеләр белән элемтәгә керә ала дигән нәтиҗәгә килгән.