

1975 елда бөтен дөньяда 23,9 мең тонна текстиль волокно җитештерелгән. 2020 елда бу күрсәткеч 108,3 мең тоннага җиткән. 2000 елда 50 млрд кием тегелсә, 20 ел эчендә бу сан да икеләтә арткан. Бүгенге күләмдә Җир шарында беркайчан да кием җитештерелмәгән.
15 ел элекке белән чагыштырганда бүгенге кеше уртача 60%ка күбрәк кием сатып ала. Моның сәбәбе нидә? Җир шарында һава температурасы түбәнәю сәбәпле адәм балалары өшемәскә тырышып киенәме? Юк, әлбәттә. Мода артыннан куып, яңа кием сатып алу аша үзебезнең кәефне күтәрергә өйрәттеләр. Бер-ике киеп салып ташлау өчен кием алу гадәти күренешкә әйләнде. Әмма чынлыкта артык кием сатып алу канәгатьлек китерми, ә кыска вакытлы шатлык кына бирә икән. Аннан соң исә шыплап тулган шкафка карап, әрәм булган акчаны уйлап, киресенчә, ачу чыга. Ул киемне кая куярга белми чүплеккә ташлаганда гаеп хисе дә уяна...
Уянырлык та шул. Русия мисалында гына карыйк. Безнең илдә ел саен 2 млн тонна кием чүп полигоннарына эләгә. Каты калдыкларның 9%ын чүпрәк-чапрак тәшкил итә. Кәгазь, пластик, полиэтилен белән беррәттән иң күбе чүплеккә чүпрәк ягъни кием ташлана.
Уйланырлык тагын бер сан. Русиядә 78% тан артык чүпрәкне эшкәртеп була, әмма илдә аның 1%ы гына җыела. Европада бу күрсәткеч 38% тәшкил итә. (Мондый мәгълүматларны “Втроое дыхание” хәйриялек фонды һәм “ЭкоЛайн" төркеме китерә.) Чүп реформасы илдә 2019 елда башланды. Әмма ул чүпрәк калдыкларга кагылмады. Бик акрынлап булса да, халык кәгазь, пластик һәм пыяланы аерым җыярга өйрәнеп килә. Чүпрәкне дә бик рәхәтләнеп җыяр иде, мөгаен, тик аның өчен махсус контейнерлар юк... Элек кием аз булган, әмма чүпрәк-чапрак җыйганнар. Ә хәзер машиналап китереп бушатырлар иде - җыючы юк.
**
Ә бит планетаны пычратучы өлкәләр исемлегендә нефть сәнәгатеннән кала мода индустриясе икенче урында тора. Бүген җитештерелгән чүпрәк череп таркалсын өчен 20 елдан алып 250 елга кадәр вакыт кирәк. Шул черү процессында ул метан, углекислый газ, сероводород һ.б. химик матдәләр бүлеп чыгара. Һәм алар тирә-як мохиттә үзеннән-үзе юкка чыкмый, азык чылбыры (пищевая цепочка) буйлап күчә-күчә кеше организмына кереп утыра.
Синтетиканың таркалу нәтиҗәсе – микропластик. Кеше сәламәтлегенә аның йогынтысы әле булса ахыргача өйрәнелмәгән. Әмма файда китермәвен аңлар өчен галим булу кирәкми, шулаймы? Тукыма җитештерү нәтиҗәсендә ел саен ярты миллион тонна пластик микроволокно океанга эләгә. (50 миллирд пластик шешә дигән сүз бу). Океандагы барлык микропластикның 20-35%ы – тукыма җитештерү “нәтиҗәсе”.
Микропластик кына түгел, тукыма сәнәгатендә 2 мең төрле химикат кулланыла. Шул исәптән формальдегид, хлор, свинец, терекөмеш... Тукымаларны буяу өчен ел саен 1,7 млн тонна химик матдә тотыла. Аларның күбесе кер юганда ук чыгып, суны пычрата. Калганнары чүплеккә барып җиткәч, җирне һәм һаваны пычрата башлый.
Ә бит чүпрәк чүплек башына кунганчы бик күп алдан, кием тегү өчен тукыма буларак җитештерелгәндә үк табигатькә зыян сала башлый. Ел саен 108 млн тонна тергезеп булмый торган табигать ресурслары кием җитештерү өчен кулланыла.
ООНның Европа икътисади комиссия мәгълүматларына караганда, Җир шарында тукыма җитештерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән парниковый газ күләме елына 1,2 млрд тонна тәшкил итә. Ел саен мода индустриясе 93 миллиард кубометр (!) су куллана. Биш миллион кешенең суга ихтыяҗын канәгатьләндерә алырлык су күләме бу!
Бер джинсы чалбар җитештерүгә (мамыгын үстерүдән башлап дип аңлыйм) 3781 литр су китә. Ә бер киҗемамык футболка 2,7 мең литр су барәбәренә җитештерелә. Шул су бер кешегә өч елга җитәр иде. Ә хәзер исегезгә төшерегез инде, җәмәгать, бер футболканы күпме киясез?
Заманында Үзбәкстан һәм Казахстан мамык үстерү өчен Арал диңгезен корбан итте. Ә бит ул Җир шарында зурлыгы буенча дүртенче диңгез булган... Чиратта нәрсә? Океаннармы?
Әйткәндәй, соңгы елларда аеруча модага кереп киткән экотуннар һәм экокүннәрнең дә табигатьне саклауга бер кысылышы да юк. Нибары үтерелгән писец тиресеннән тегелгән тунны сатуга каршы чыгучыларның таләбен канәгатьләндерүнең бер алымы ул. Тик менә алмашка тәкъдим ителгән ясалма мех тунның җәнлек тунына караганда күпкә озаграк чериячәген уйлаучылар бар микән? Хайваннарны җәфалауга мин дә каршы. Тик бу очракта кайсы ысул табигатькә ныграк зыян саладыр бит...