Уйланырга урын бар
17 Ноября 2023, 05:30

Күпер астындагы фәрештә

Бу гаҗәп хәл Дондагы Ростов шәһәрендә булган.

Күпер астындагы фәрештәКүпер астындагы фәрештә
Күпер астындагы фәрештә

Бу гаҗәп хәл турында Светлана исемле яшь хатын бәян иткән. Чыгышы белән ул Дондагы Ростов шәһәреннән. Аның сөйләгәннәре уйланырга мәҗбүр итә, бу тормышта без аңлап бетермәгән күренешләрнең бихисап булуына ишарәли.

     “Безнең шәһәрдә Ворошилов күпере бар. Иң башта шуны әйтергә кирәк – ул күпер үз-үзенә кул салучылар өчен яраткан урын. Һәрхәлдә, күп кенә ростовлылар шулай дип саный. Минем элеккеге егетем Александр да бервакыт шушы күпердә гомере белән хушлашырга карар иткән. Тормыштагы уңышсызлыклар, эшләренең бармавы, депрессия, күңел төшенкелеге – боларның барысы аны шушы күпер янына алып килгән.

    Александр бервакытта да кыю булмады. Киресенчә, башкалардан йомшаклыгы белән аерылып торды. Менә әле дә күпер терәвенә тотынып, аска карап торган-торган да, куркып, уйлаган уеннан кире кайтырга булган. Ләкин  кинәт кенә башында кемнеңдер ап-ачык итеп сораган сүзләрен ишеткән: "Нишләп туктап калдың әле?! Тормышың килеп чыкмады. Һичъюгы чын ирләр кебек үл!”.

    Шурик гаҗәпләнергә өлгерми, аны кемдер бик нык итеп аркасыннан этеп җибәрә. Ул кулларын киң җәеп, биек күпердән яр буендагы соры асфальтка каршы очкан...

      Аңына килгәч, Шурик үзенең тузанлы асфальтта ятуын, имгәнмәвен, аяк-кулларының сау-сәламәт булуын, сызланмавын аңлаган. Ә бит ул биектән егылып төште. Ничек алай булган соң?

   Аның янына ике ир йөгереп килгән. Алар аның исән-сау булуын күргәннәр һәм: “Гафу ит, дускай, ярдәм итә алмадык. Күперчегә рәхмәт әйтегез. Аның ярдәме белән генә исән калдың”, - диләр. Шурик, әлбәттә, күперченең кем икәнен дә сорарлык хәлдә булмаган. Хушын җыя алмыйча, ирләргә карап торган да, өстен-башын тузаннан каккалап, кайтып киткән.

     Берникадәр вакыттан соң мин аны очраклы рәвештә очраттым. Ул миңа үзе белән булган шул хәл турында сөйләде. Үз-үзенә кул салырга ниятләве, ирләр һәм күперче турында ишеткән сүзләре турында да сөйләде. “Күпердә миннән башка беркем дә юк иде. Шулай булуга карамастан, миңа кемдер сикерергә булышты”, - диде ул.

   Мин кызыксынучан кеше. Уйладым-уйладым да, Ворошилов күперенә киттем. Александрның кайсы урында торганын, кай тирәгә егылып төшкәнен чамаларга тырыштым. Күпер терәвенә тотынып, аска карадым...

     Һәм кинәт мине түбәнгә ташланасы килү теләге биләп алды. Бу бик көчле теләк иде.  “Ә нигә ташланмаска? Бу дөньяда сине нәрсә тота?” дигән тавыш ап-ачык яңгырады башымда. Гипноз хәлендәге кебек идем. Бармакларым белән күпер терәвенә нык ябышып, аска табан иелдем...

    Әмма көтмәгәндә йөземә нәрсәдер бәрелгәндәй булды. Ул бәрелү шулкадәр көчле булдым ки, мин күпер терәвеннән ычкынып, очып киттем һәм юл кырыена барып төштем. Гипноз хәле дә,  аска сикерү теләге дә секунд эчендә юкка чыкты.

    Безнең шәһәрдә энергия-мәгълүмат фәнни үзәге бар. Әлеге хәллләргә ачыклык кертергә теләп, мин шул үзәккә мөрәҗәгать иттем. Мине урта яшьтәге ир-ат каршы алды. Аңа барысын да җентекләп сөйләп бирдем һәм менә нәрсәләр белдем.

    Баксаң, Ворошилов күпере астында энергия туннеле табылган. Ул мәрхүмнәр патшалыгына илтәме, башка үлчәмгәме – төгәл әйтә алмыйлар. Туннель еш ачыла һәм аның йогынтысы булган зонага эләккән кешенең үләсе килү  теләге туа. Ул теләк бик көчле була. Ләкин! Күпер астында ниндидер субстанция яши, диләр. Аның бурычы – үз-үзеңә кул салуны булдырмау. Бу субстанцияне күптән инде “мостовой” – күперче дип атыйлар. Аның кем булуы, рәвеше, кыяфәте билгесез. Ул я бик яхшы рух, я фәрештә – монысы шиксез.

     Ул кешеләрне даими коткара. Кемнедер иң соңгы минутта, үлем кочагына атылдым дигәндә – минем  очрактагы кебек – читкә алып ташлый.  Ә кемнедер күпердән сикергәндә һавада “тотып” тора. Үз-үзләренә кул салучылар егылып төшкәндә асфальтка бәрелми, ә җиргә әкрен генә килеп төшә...

      Мин бер нәрсәне аңладым – Ворошилов  күперенең тәэсире көчле. Аның янында тоткарланырга ярамый”.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас