

Бәйсез тикшерүчеләр һәм галимнәр бөтен дөнья буенча берничә серле күренешне ачыклаган, әмма аларны беркем дә хәзерге рәсми фән күзлегеннән аңлата алмый. Димәк, аңлатып булмый торган күренешләр бар һәм бәлки, киләчәктә дә булыр әле. Түбәндә мондый күренешләрнең өчесенә тукталып китәбез.
Таштагы амфибияләр
1821 елда Англия территориясендә бер ташчы ир эчендә кәлтә еланы яшеренгән кыяга юлыга. Ташчы 6 метр тирәнлектә эшләгән һәм кыя эчендәге сәер куышлыкка барып җиткән. Ә анда бөгәрләнеп кәлтә еланы яткан. Бу куышлыкның зурлыгы нәкъ елан зурлыгына тәңгәл килә икән. Куышлыкны ачкач, җан иясе терелгән һәм оясыннан җәһәт кенә чыгып качкан.
Бу урында тагын шундый берничә амфибия табылган. Алар барысы да исән булып чыккан. Ничек шулай булырга мөмкин соң ул? Ул кәлтә еланнары таш эчендәге куышлыкларга ничек кереп ятканнар? Нишләп үлмәгәннәр? Ә бит ташка формалашу өчен йөзләрчә һәм меңнәрчә ел кирәк. Бу очракта таш амфибияләр тирәли барлыкка килгән! Һәм алар ничектер исән калганнар һәм таш тоткынлыгында бик озак вакыт үткәргәннәр.
Серле гөҗләү
Аңлатып булмый торган күренешләр бик күп төрле һәм алар бер-берсенә охшамаган. Шуларның берсе – түбән ешлыктагы өзлексез гөҗләү. Кайберәүләр аны ишетә, ә кайберәүләр юк. Бу гөҗләү Нью-Мексикода Таос Хум дип атала. Ул Американың башка өлкәләрендә дә бар. Аны ишетүчеләр үзләрен бик уңайсыз хис итәләр, чөнки ул беркайчан да туктамый. Белгечләргә килгәндә исә, алар гөжләүнең кайдан килеп чыкканын билгели дә, аңлата да алмыйлар.
Үлемнән соң яшәү
Клиник үлем кичергән кешеләр турында бик күп язмалар бар. Аларда мондый кешеләрнең табибларның үзара биргән командаларын ишетүе, тынсыз гәүдәне терелтергә тырышуларын күрүләре турында бәян ителә. Күп язмаларда караңгы тоннель аша яктыга очып баручы җаннар турында сөйләнелә. Кайсыбер тавышларның “сиңа әле тереләр дөньясын ташлап китәргә иртәрәк” дигән сүзләре теркәлгән язмалар да байтак.
Иң кызыгы шул: мондый хикәяләр шаккатыргыч рәвештә бер-берсенә охшаш. Бер-берсен беркайчан да күрмәгән һәм планетаның төрле почмакларында яшәүче кешеләр бер үк нәрсәне сөйлиләр. Ничек шулай булырга мөмкин – моны галимнәр әлегә кадәр аңлата алмый.