

Нефтекама шәһәрендә урындагы ит комбинатында 15,6 килограмм ветчинаны сатуга әзерләгәннәр. Тышча эчендәге продуктның әзерләнгән вакытын 30 ноябрь (!) дип язганнар.
“АиФ Уфа” басмасы хәбәр итүенчә, “киләчәктән” продукцияне Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре ачыклаган. Алар бу шаккаткыч фактны электрон төрдәге ветеринар документларны мониторинглаганда белеп калган.
Продуктның әзерләнгән вакыты дөрес күрсәтелмәгәнлектән, аның куллану срогы кайчан чыгачагын билгеләү мөмкин түгел, диләр ведомстводан.
Ит комбинатына кагыйдәләрне бозган өчен кисәтү ясалган.
Менә сиңа, мә! Ә без продуктлар тышлыгына язылган бар мәгълүмат та дөрес дип ышанабыз...