

Дөнья булгач төрле хәлләр була. Ектеринбург шәһәрендә ңа өйләнешкән Антон белән Аленаны (исемнәрен үзләре үзгәртергә кушкан) туй көнендә җәнҗал уртасында калганнар. Алар беренче зөфаф төннәрен үткәрер өчен шәһәрнең иң затлы кунакханәсеннән номер алып куя. Әмма зөфаф төннәре урынына аларны... кунакханә хезмәткәрләре Росгвардия чакырып, кунакханәдән чыгарып очырганнар.
Туйга яшьләр җәйдән үк әзерләнә башлый. Август аенда биш йолдызлы Hyatt Regency кунакханәсендәге номерга түлиләр. Барлыгы 16 мең сум акчалары чыга.
Туйдан соң яшьләр кунакханәгә кайта, әмма паспортларын үзләре белән алмаган булалар. Администратор кыз аларны кунакханәгә кертми. Җитәкчеләрне чакыру да файда бирми: тегеләре яшьләрне исерексез дип, Росгвардия чакыртып, урамга куып чыгаралар.
Яшь кенә администратор паспортның оригиналын таләп итә, паспортны ватсап аша күрсәтү генә җитми ди. Алена дусларына шалтыратып, паспортларның 20 минуттан килеп җитәсен әйтсә дә, аларны тыңлап та тормыйлар.
Яшьләргә кунакахнәгә түләгән акчаларын кире кайтарганнар.
Кулланучыларның хокукларын яклау милли союзы рәисе Сергей Шапкин әйтүенчә, бу вакыйгада таякны сынганчы бөкмәскә дә була иде. Паспорт сорау – эчке эшләр министрлыгы тарафыннан таләп ителә. Әмма аларның паспортларын китергәнче, берәр җирдә утырып торырга мөмкинлек бирсәләр була иде.
Кешелек законын беркем дә инкарь итми. Кайда эшләсәң дә кешелекле булырга кирәк шул.
Чыганак: e1.ru/text/relations/2023/11/09/72896465