

Ә юл ялгышларны гафу итми.
Ноябрь көздән кышка күчү ае булгач, һәр көн саен юлларда үзгәрешләр көтеп тора – бер көнне бозлавык, икенче көнне көрт салып китүе дә ихтимал. Шул сәбәпле, юлларда хәвефсезлек чараларын арттыру максатында, Уфада «Тайгак юл» һәм «Максималь тизлек сәгатенә 40 км» дигән билгеләр барлыка килде.
Алар тәгаен урыннарда: Уфа – Ырынбур юлында Агыйдел аша күпердә; Уфа – Дема трассасында Дим елгасы аша күпердә; Затон шоссесы һәм Галле урамы тоташкан күпердә; Уфа – Шакша юлында Караидел елгасы аша күпердә; Уфа – Нагаево юлында Караидел елгасы аша күпердә куелды.
Тизлекне тыюлар республиканың 100 метрдан озынрак барлык күперләрендә дә кертелде. Бу күперләрдә җәйге чорда рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә 20 км киметелде.
«Башинформ» белдерүенчә, Уфада тиз йөрергә яратучыларны яңа камералар “күзәтеп” тора.
Җырдагыча, “ашыгулар ялгышлыкка илтә, ашыгулар югалтуга илтә”, шуны истән чыгармыйк. Каядыр вакытына барып җитәр өчен юлга иртәрәк кузгалыйк, җәмәгать! Имин юллар сезгә!