

Мобилизациядән качып, Көньяк Корея аэропортында бер ел яшәгән русиялеләргә гуманитар ярдәм кирәккән. Корея басмалары язуынча, аларның хәле кешелек дәрәҗәсен түбәнсетү дип атаганнар. Кореяның кеше хокуклары буенча милли комиссиясе (NHRCK) ил властьларын Инчхон аэропортында бер елдан артык яшәгән русиялеләр белән бәйле бу очракка игътибар итәргә чакырган.
Качкан ике русиялегә сыену урыны алу хокукы бирелгән
Русиялеләр Инчхон аэрпортына былтыр октябрьдә килгән һәм анда сыену урыны сораган. Шулай да юстиция министрлыгы аларның бу үтенечләрен кире каккан, анда хәрби хезмәттән качып яту гына качак статусы алырга мөмкинлек бирми, дип аңлатканнар.
Соңрак, февральдә, ирләрнең икесе Юстиция министрлыгы карарын гамәлдән чыгаруга ирешкән. Көньяк Корея суды аларга качак статусын алыр өчен гариза тапшыру хокукы биргән һәм илгә керергә рөхсәт иткән. Әмма русиялеләр бүгенгәчә аэропорт терминалында яшәүләрен дәвам итәләр.
“Айлар буе пошлинасыз сүдә итү зонасындагы көтү залында яшәгән русиялеләр Юстиция министрлыгы тәэмин иткән ризыклар исәбенә көн күрә: иртәнге һәм кичке ашка сок һәм булка, төшке ашка тавык ите белән дөге ярмасы”, – дип яза The Korean Times.
Демократия өчен Көньяк Кореяны сайлаганнар
Былтырдан бирле Инчхон аэропортында яшәгән русиялеләрнең берсе The Korean Times басмасына интервью биргән. Бурятиядә туып-үскән 24 яшьлек ир сүзләренчә, аңа повестка килгәч, ул шул ук төнне илдән качарга карар кылган. Ашыгыч рәвештә Русиядән китүне Владимир Марактаев икенче көнне үк хәрби комиссариаттан килерләр дигән куркышы белән аңлаткан. Биш русияле арасында Кабардин-Балкардан Джашар Хубиев тә бар. Тәүдә ул, хатыны белән нәни улын калдырып, поездда Казахстанга киткән, аннары Көньяк Кореяга юлланган. “Хатыным һәм улымны мин бик яратам, әмма әлегә алар янына кайта алмыйм. Сугыш беткәнче Корея миңа монда калып торырга рөхсәт итәр, дип өметләнәм”, – ди Джашар.
31 яшьлек ир Русиядән китеп, махсус хәрби операциягә чакырылган башка танышлары һәм дуслары язмышыннан кача алуына бик сөенә һәм үзен бәхетле дип саный. Инчхон аэропортында яшәп яткан биш русияле арасында Кабардин-Балкардан тагын бер ир бар, бер ир – Улан-Удэдан, берсе – Красноярскидан. Аларның барысы да Кореяда качак статусына тикшерү үтәр өчен илдә вакытлыча яшәүгә гарантия бирүче G-1 визасын алуны көтеп ята.
Чыганак: lenta.ru