Уйланырга урын бар
30 октябрь 2023, 08:55

"Комсомолдан аерылмыйм, мәңге яшь булып калам..."

Комсомол елларын сагынып искә алучылар бармы безнең арада? Булса, хатирәләр белән бүлешик әле. 

rk.karelia.rurk.karelia.ru
rk.karelia.ru

“Комсомолдан аерылмыйм, мәңге яшь булып калам...” дип җырлап үскән буын түгел мин. Комсомол булырга өлгермәдем. Алай да пионер галстугын бер ел булса да тагып йөрү бәхете тиде. Аннары, үзгәртеп корулар башланып, илнең асты өскә килде. Ничә дистә еллар балаларны, яшьләрне тәрбияләү мәктәбе булган пионер-комсомол оешмалары да яшәүдән туктады.

Комсомолны искә алуыбызның сәбәбе шул: кичә, 29 октябрьдә, бу оешмага 105 ел тулган булыр иде. Ул 1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре берлегенең I Бөтендөнья съездында Русия коммунистик яшьләр союзы буларак барлыкка килә (РКСМ). 1924 елда аны Ленин союзы дип үзгәртәләр, 1926 елдан Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берләшмәсе дип атала башлый. “ВЛКСМ” аббревиатурасы һәм “Комсомол” термины шушы атамадан кыскартып ясалган. Алдынгы фикерле, белемгә, яңалыкка омтылучы, сәләтле, кыю яшьләрне берләштерүне максат итеп куйган оешма янып эшли башлый.

Комсомол тарихы ил язмышы белән үрелеп барган. Комсомоллар Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында, аннан соң илне аякка бастыруда тиңсез батырлыклар күрсәткән. Чирәм җирләрне күтәрү, тимер юллар, автомобиль заводлары, газүткәргечләр, Байкал-Амур тимер юл магистрален, Чиләбе трактор заводы, КамАЗ төзү кебек зур эшләрнең барысының да уртасында кайный алар. Яшьләр комсомол путевкасы белән авыл хуҗалыгына эшкә баралар. Дәртләнеп, алга зур максатлар куеп эшлиләр. Яшьләрнең ялын оештыру да игътибар үзәгендә була.

Бүгенге көндә дефицитка әйләнгән патриотик тәрбия комсомол оешмаларының көн кадагында торган. Кадрлар әзерләү, аларны үстерү оешма алдында мөһим бурыч итеп куела. Шуңа да  комсомол сафында тәрбияләнгән бик күпләр соңыннан җитәкче һәм җаваплы вазифалар башкардылар. Аларның күбесе бүген дә бу эшләрен дәвам итә.

 Барлыгы  200 миллионга якын кеше комсомол мәктәбен үткән. Ләкин күпләр мәңгелек дип ышанган оешма да беркөн килеп юкка чыкты. 1991 елның 27-28 сентябрендә ВЛКСМның XXII Гадәттән тыш съездында оешма үзенең тарихи вазифасын үтәгән дип бәяләнде һәм таркатылды...

Комсомол язмышы – үзе бер дәвер, чөнки мондый көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача булмый. Комсомол бетсә дә, ул бүген дә бик күпләрнең хәтерендә матур хатирә булып яши.

“Комсомолда эшләгән елларымны сагынып искә алам. Ул еллардагы документларны кадерләп саклыйм, – ди гомерен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән Рәсүл бабай. – Комсомол мине искиткеч кешеләр белән очраштырды. Алардан оештыру эшенә өйрәндем, идарә итү тәҗрибәсе тупладым. Без бердәм булдык. Ә бүген яшьләрне берләштерүче көчле оешма юк”.

  “Мәктәптә укыганда комсомолга кергәнем яхшы хәтеремдә, – ди башлангыч сыйныфлар укыткан Гөлҗиһан Нуруллина. – Ленинның биографиясен, комсомол оешмасы турында тырышып өйрәндек. Берәү дә “мин өйрәнмим” димәде. Чөнки ул вакытта армиягә бара алмау кебек, комсомолга керми калу да зур хурлык иде. Комсомоллар сафына баскан көн бәйрәмгә тиң. Горурлык хисләре кичерүем әле булса истә. Мин комсомол дип, башны югарырак тотып йөрисең. Без бит иң бәхетле тормыш безнең илдә, дип ышандык. Чөнки ул вакытта патриотизм нык көчле булды”.

“Безнең яшьлегебез комсомол дәверенә туры килде. Безнең буын шуның белән дә бәхетле булгандыр дип уйлыйм: бик күңелле, кызыклы яшәдек, – ди хисләргә бирелеп, 1975-1978нче елларда яшьләр оешмасын җитәкләүче Галия Сәмигуллина. – Бездә дуслык, коллективлык хисе көчле булды. Акча, матди байлыкларны беркайчан беренче урынга куймадык. Бу хакта хәтта уйламый да идек. Күрәсең, шундый тәрбия канга сеңгән. Һәр кеше тапшырылган эш өчен җаваплы дигән кагыйдә безнең өчен язылмаган канун булды. Ни кызганыч, бүгенге яшьләрдә әнә шул сыйфатлар җитеп бетми. Гомумән, комсомол яшьләрне тәрбияләүче зур көч иде”.

Әйе, комсомол мәктәбен үткәннәр бүгенгә кадәр аны алыштырырлык оешма юк дип исәпли. Советлар Союзы таралып, илдә таркаулык барлыкка килгәч, әлеге оешманы яңадан аякка бастыру турында сүзләр кузгатып карадылар. Әмма барып чыкмады. Чөнки илдә идеология үзгәргән, җәмгыять башка юлдан киткән иде.

Бүген яшьләр белән дәүләт дәрәҗәсендә эшләү бурычы “Росмолодежь” федераль агентлыгына йөкләтелгән. Ә “Русия яшьләре союзы” юридик яктан комсомолның дәвамчысы дип исәпләнә. Әмма әлеге оешмалар СССР вакытындагы комсомолны алмаштыра алмый инде. Миллионлаган кешене үзенә туплап, искиткеч нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге биргән оешма бүтән булмас та, мөгаен... Ни дисәң дә, заман башка – заң башка.

Ә сез ничек уйлыйсыз?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас