

30 октябрь – сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне.
“Бүген безнең ил үзенең тарихында иң кайгылы һәм фаҗигале даталарның берсен – сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көнен билгели. Бу дата бер гаепсез миллионлаган кешенең респрессиягә дучар булуын искә төшерә. Күпме еллар үтсә дә, гаепсез кешеләр турында онытырга хакыбыз юк. Безнең уртак бурыч – ил тарихының куркыныч вакытлары беркайчан да кабатланмасын өчен барысын да эшләү”, – ди республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. Ул бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә язган.
Аның әйтүенчә, сәяси репрессияләр корбаннарына министрлык тарафыннан айлык түләүләр һәм пенсиягә өстәмә акча карала. Әлеге көндә Башкортстанда сәяси репрессияләр корбаны дип танылган 1274 кеше яши.
Исегезгә төшерәбез: ил буенча барган сәяси репрессияяләр, “халык дошманнары” белән көрәш Башкортстанны да урап үтми. Аның нәтиҗәсендә республика күп билгеле, сәләтле шәхесләрен, бер гаепсез кешеләрен югалта.
Тарих фәннәре кандидаты Гыйзетдин Иргалин бездә репрессия җиле 50 мең кешегә кагылган дип исәпли...