Уйланырга урын бар
28 октябрь 2023, 13:30

Гыйбрәтле дөньяда яшибез

Хатынына, әбисенә, балдызына... барсына да өйләнергә әзер...

Гыйбрәтле дөньяда яшибезГыйбрәтле дөньяда яшибез
Гыйбрәтле дөньяда яшибез

Хатынына, әбисенә, балдызына... барсына да өйләнергә әзер...

   Пуэнт-Нуар (Конго) шәһәрендә Эмиль дигән бер кеше (андыйларны кеше дип атап буламы икән?) яши икән. Менә шул адәм туган-тумача дигән бөтен төшенчәләрне бутап бетергән.

   Аның беренче хатыны өч бала табып бирә. Иренең олы кызларына кул сузуын белеп алгач, аерылыша.

   Ике ел үткәч, ир тагын өйләнә. Бер көнне хатынының сеңлесе, шәһәр күреп кайтырга дип, апаларына кунакка килә. Биш ай яшәгәннән соң үсмер кыз өч айлык корсак белән әти-әнисе янына кайта. Гаеп, әлбәттә, Эмильдә була. Икенче хатын, бар әйберләрен төйни дә, авылга китә. “Оятсыз кияүне акылга утыртам”, дип йодрык төйнәп, әби кеше шәһәргә юл ала. Һәм... Эмильгә гашыйк була.

    Менә шуннан соң Эмильнең беренче һәм икенче хатыны, алданган әбисе һәм тагын да берничә кешедән торган делегация “кияүнең арт сабагын укытырга” дип шәһәргә делегация белән килә. Тегесе аларны ачык йөз белән каршылый һәм үзеннән алданганнарны янында калырга чакыра. “Балаларны үз исемемә яздырам”, ди. Әмма делегация ачулы килеш кайтып китә.

   Эш нәрсә белән беткән дип уйлыйсыз? Суд белән дипме? Юк шул. Эмильдән алданган ике кызның әнисе (әби була инде), бер атнадан соң, авылыннан качып, “оятсыз кияү” янына килә. Алар, ниһаять, өйләнешәләр. Соңрак тагын ике бала туа...

Фото: medialeaks.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас