

Дөньяда эш йөге кимүе сәбәпле хезмәткәрләргә өйдән (удаленно) эшләү ошый. Шул сәбәпле эш белән тәэмин итүчеләргә хезмәткәрләрне офис режимында эшләүгә кире кайтару авыр булачак. Шулай дип саный Blackstone компаниясе җитәкчесе Стивен Шварцман. Бу хакта Блумберг матбугат агентлыгы язып чыккан.
Читтән торып эшләүнең икенче бер мөһим сәбәбе итеп эксперт офиска бару өчен юлга, төшке ашка һәм эш киеменә акча экномияләнүен атаган. Санап үтелгән факторлар барысы бергә нәтиҗәдә бүгенге көндә АКШ бизнес-үзәкләренең бушавына китергән.
Шуңа күрә экспертлар Американың кайбер компанияләре җитәкчелеге ягыннан офис мәйданнарын кыскартулары күзаллана. Бу хәл гамәлдәге аренда турындагы килешүләр вакыты гамәлдән чыккач булачак. Шуның нәтиҗәсендә офис биналарының бер өлеше икътисади субъектлар сыйфатында "җан асрау" чигенә килеп терәләчәк.
Америкада "Инсайдер" басмасы хезмәткәрләре өйдән эшләргә күчкән "зомби-офис"ларны торак итеп файдалануга бирү тәкъдиме белән чыккан. Милли икътисади тикшеренүләр бюросы аналитиклары 2 меңнән артык офис биналарын күпфатирлы йорт профиленә күчерү мөмкинлеген ачыклаган. Нәтиҗәдә компанияләргә аренда килешүләрен озайтырга кирәкмәячәк, мәйдан хуҗаларына исә югары процент ставкасы белән йөзгә-йөз очрашырга туры килмәячәк.
Әйткәндәй, Русиядә 4 көнлек эш атнасы ихтималлыгы тикшерелә. Сәбәбе -дөньяда яңадан-яңа технологияләр үсеше бара, бу исә үз чиратында эш атнасы кыскаруына китерә.
Фото:mixyfotos.ru