

Уфада шаккаткыч хәл булган: 7нче сыйныф укучысы нәнәсенең яшереп куйган акчаларын берничә ай буена дусларына ташыган һәм бүләк иткән. Ярый да 100-200 сум гына булса, малай нәнәсенең 4 миллион сум (!) акчасын иптәшләренә тараткан.
Эш болай башлана: пенсионер фатирын сата, ә акчасын, тартмага салып, балконга яшереп куя. Оныгы яшерен акчалар турында белеп кала һәм бу хакта дусларына сөйли. Әмма иптәшләре начар компаниядән була: нәтиҗәдә малай вакыты-вакыты белән акчаларны дусларына ташый башлый.
“КП-Уфа” басмасы язуынча, 7нче сыйныф укучысы ташыган акчаларга дуслары машиналар сатып ала. Бу эш белән араларындагы балигъ булган бер егет шөгыльләнә. Дуслар берничә ай эчендә өч автомобиль – ВАЗ-2111, “шестерка” һәм “восьмерка” сатып алалар, диләр Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән.
Ә калган акчаларны иптәшләре үзләренә алды дип раслый малай. Әле хокук саклаучылар бу фактның бар нечкәләкләрен тикшерә. Әлегә балигъ булмаган өч баланың ата-аналарына карата протоколлар төзелгән. Хәзер бу вакыйгага кагылышы булган малайларны профилактик исәпкә куярга мөмкиннәр.
Шуны да әйтергә кирәк: малайның ата-анасы аның дусларын бик өнәп бетмәгән була һәм хәтта малайны икенче мәктәпкә күчерә. Шуңа карамастан, ул элекке дуслары белән аралашуын дәвам итә.