

Генерал Гәрәев исеме мәңге йөрәкләрдә.
Татарстанның Русиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле, вице-премьер Равил Әхмәтшин kremnik.ru (Бөек Ватан сугышы мемориалы) интернет-ресурсын булдыручыларга генерал Гәрәевнең 100 еллыгына истәлек медальләрен тапшырды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бөек Ватан сугышы мемориалы» 2009 елда Казанда яшәүче Елена Сөнгатованың шәхси акчасына төзелә. Ул Бөек Ватан сугышы елларында югалганнарны эзләү максатыннан булдырыла. Хәзер бу ресурсны тулыландыру белән битараф булмаган гражданнар шөгыльләнә, ул ирекле хәйрия хисабына эшли.
Равил Әхмәтшин эзтабар-энтузиастларга зур һәм кирәкле эшләре өчен рәхмәт белдерде. Бөек Ватан сугышы ветераны, армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең 100 еллыгына медальләрен сайтка нигез салучы Елена Сөнгатовага, аның улы — республиканың Милли музеена караган Бөек Ватан сугышы виртуаль музеен (tatfrontu.ru) төзүче һәм модераторы Артур Сөнгатовка тапшырдылар.
Шулай ук истәлекле бүләкне Равил Әхмәтшин эзтабарлар — Эчке эшләр министрлыгы ветераны, журналист Рәхимулла Гарифуллинга һәм Хатирә Мәрданшинага тапшырды. Рәхимулла Кәлим улы Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның Яшел Үзән һәм Кайбыч районнарында һәлак булганнар һәм хәбәрсез югалганнар турында мәгълүмат эзләүдә ярдәм итә. Хатирә Мансур кызы исә күп еллар дәвамында сугыш елларында һәлак булганнарның һәм хәбәрсез югалганнарның туганнарын бөтен Русия буенча эзләүгә өлеш кертә, эзләү отрядлары белән эшли.
Мәхмүт Гәрәевның тамырлары Башкортстаннан. Ул 1923 елда Чиләбедә туган, 1939 елда үз теләге белән Эшче-Крестьян Кызыл армиясе сафларына киткән. 1941 елның ноябреннән — укчы взводы командиры, 1942 елдан — фронтта. Тиздән батальон командиры вазифаларын башкаручы була. Ике тапкыр яралана. Армия штабының оператив офицеры вазифасында Бөек Ватан сугышының Ерак Көнчыгыштагы соңгы сугышларында катнаша. Алты сугышта катнаша.
Бөек татар генералы, Башкортстан татарларының зур горурлыгы – Мәхмүт Гәрәев 2019 елның 25 декабрендә 97 яшендә вафат булды. Генерал исән вакытта очрашып, танышып, аның белән әңгәмә кору, фотога төшү дә насыйп булган иде. Туган телен, туган илен саклаучы искиткеч кыю, бар өлкәдә дә тирән белемле, рухлы, җыйнак кына гәүдәле, тик йөрәге белән чын бөркет иде Мәхмүт ага. Генерал исеме мәңге безнең йөрәктә!
Фото: islamnews.ru