Уйланырга урын бар
22 октябрь 2023, 10:36

Ул төрмәдән кайткан...

Утырып чыкканнар укытучы була аламы?

trk-kostroma.rutrk-kostroma.ru
trk-kostroma.ru

Бу атнада бер төркем депутатлар укытучылык эшенә кагылышлы закон проектын Дәүләт Думасына кертте. Бу документта, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителеп, срогын тутырып иреккә чыкканнарга преподаватель һәм тренер булып эшләргә рөхсәт бирүгә тәкъдим ителә.

“Әмма моның өчен берничә шарт үтәлергә тиеш”, – ди закон проекты авторлары – Дәүләт Думасы вице-спикеры Петр Толстой, депутатлар Валентина Пивненко, Ирина Роднина, Владислав Третьяк һәм Вячеслав Фетисов. Беренчедән, иреккә чыкканнан соң ун ел үтәргә тиеш. Икенчедән, кылынган җинаять үтерү, җенси көчләү һәм балалар белән бәйле булмаска тиеш. Өченчедән, утырып чыккан кеше, ким дигәндә, 10 ел буена үзен бары яхшы яктан кына күрсәткән, иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеге алып барган булырга тиеш. Бары шул очракта гына, әгәр балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рөхсәт бирсә, укыта башларга мөмкин булачак.

Әмма бу норма кеше үтергән яки көчләү өчен хөкем ителгәннәргә кагылмый.

Әле исә кешенең гомере һәм сәламәтлегенә, иреге һәм намусына, гаиләгә һәм балаларга каршы, шулай ук җенси кагылгысызлыкка, конституция төзелеше нигезләренә һәм дәүләт иминлегенә каршы җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәргә педагог булып эшләргә рөхсәт бирелми.

Әгәр югарыда әйтелгән закон проекты хуплау тапса, РФ Хезмәт кодексының “Педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнүгә хокук” турындагы 331нче маддәсенә үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

Кем сөйләсә – шул дөрес

Әлеге хәбәр белән танышкач, шомлы булып китте – рәшәткә артыннан кайткан кешеләрнең мәктәпкә эшкә килүен күңел белән кабул итәсе килмәде. Икенче яктан, салкын акыл белән уйлап карасак, хөкем ителгәннәрнең дә төрлесе бар, әлбәттә: берәү, бәлки, гомергә бер ялгышкандыр, кемдер үзе дә теләми гөнаһка баткандыр, начар компаниягә эләккәндер. Саный китсәң, андый очраклар бихисап. Адәм баласы күрәчәген күрми, гүргә керми, диюләре хактыр... Шуңа, бер тапкыр хаталанса да, күңеле белән саф калган кешеләргә, бәлки, чынлап та мөмкинлек бирергә кирәктер дигән фикерләр дә бар. Мәсәлән, Татарстанның бала хокуклары буенча вәкиле Ирина Волынец әйтүенчә, сәясәттә һәм фәндә бөек кешеләрнең күбесенең тормышында криминалга бәйле вакыйгалар булган. “Әгәр бу кешеләрне сызып ташлаган булсалар, без бик күп сәләтле шәхесләрдән колак каккан булыр идек, аларның күбесе балалар белән дә эшләгән. Шуңа бу тәҗрибәне дә күз уңында тотарга кирәк. Берәү дә хаталардан сакланмаган”, – ди ул. Әгәр кешенең үткәне балаларга зыян ясамаса, аны остазлык эшенә җәлеп итәргә мөмкин. Бу хөкем срогын тутыручының киләчәккә өметен уята. Бу бик мөһим. Әмма һәр очракны аерым карарга кирәк дип исәпли Волынец.

Гражданлык, арбитраж һәм административ эшләр буенча юрист Василий Воробьев: “Идеяне тормышка ашырырга мөмкин, әмма монда тиешле контроль булырмы, юкмы икәнлеген әйтүе авыр. Чөнки участковыйларның эше болай да күп. Хәтта Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтендә эшләүчеләр дә барысын да контрольдә тота алмый”, – ди. Шулай да, әгәр кеше икътисади җинаять өчен хөкем ителгән булса, ул балалар өчен куркыныч тудырмый, дип исәпли юрист. Аның әйтүенчә, хөкем ителгән кеше яхшы белгеч булырга мөмкин һәм биографиясендәге кара тап аның укытучылык эшчәнлегенә киртә булырга тиеш түгел.

Ә менә Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб: “Мин бу инициативага сак карар идем, чөнки 10 елдан соң да рецидив (кабатлану) булырга мөмкин”, – ди. Кызганычка, суд тәҗрибәсе һәм дөнья тарихы күрсәтүенчә, мондый очраклар бар. “Закон проекты авторлары хаталанган кеше төзәлергә мөмкин дигән уйда. Әмма укытучы – хәтта бер тапкыр гына хаталануны да рөхсәт итми торган һөнәр”, – дип ассызыклый депутат.

Уйланырга урын бар

Закон проекты авторларының исемлегенә күз салсак, аларның күбесе – спортчылар. Димәк, алар мәктәптә әдәбият, тарих яки тел укытуны түгел, ә тәү чиратта физкультура, хезмәт кебек дәресләрне күз уңында тоткандыр дигән фикер килә. Чөнки бу идеянең башлангычы да тренерга бәйле хәлгә барып тоташа. “Закон проекты Карелиядән килгән мөрәҗәгатьтән туды: анда бер тренер законга каршы гамәл кылган. Утырып чыккан, өенә кайткан һәм иҗтимагый файдалы эш белән шөгыльләнә башлаган”, – ди проект авторларының берсе – Дәүләт Думасының экология буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Вячеслав Фетисов. Шундый очраклар булганда, кеше үз гаебен танып, җәмгыять өчен файдалы булырга омтылса, аңа яңадан яраткан һөнәре буенча эшләү мөмкинлеге бирергә кирәк дигән уйда депутат.

“Соңгы карарны дәгъва итүченең биографиясе нигезендә махсус комиссия кабул итәчәк. Монда бернинди кәгазьләр җыярга кирәкми. Комиссия аның тәртибен, гаиләдә нинди булуын, тормыш кыйммәтләрен, эшчәнлеген – барысын да тикшерәчәк”, – дип аңлата Фетисов.

Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр бу идеяне хуплармы соң? “Учитель” профсоюз советы әгъзасы Всеволод Луховицкий мондый башлангычның ахыры бик кызганыч булырга мөмкин дигән фикердә.

“Әгәр без мәктәп балалар һәм алар белән эшләүчеләр өчен “отстойник” дип исәплибез икән, ул чакта бу идея урынлы. Ун елны да көтеп торырга кирәкми. Әмма мин хөкем урыныннан кайткан кешенең мәктәпкә эшкә барырына шикләнәм. Эшләргә урын тапмаган очракта да, бүген кешеләр мәктәпкә ашкынып тормый. Педагогларны җәлеп итүдә бу идеянең мәгънәсе юк. Балаларны укыту һәм тәрбияләүне авыр җинаять кылучыларга ышанып тапшыру идеясе турында әйтеп торасы да түгел. Монда хәтта әйтер сүз дә юк, минемчә...” – ди укытучы ачынып.

Әйе, бүген укытучылар җитмәү мәсьәләсе кискенләшә бара. “Халык фронты. Аналитика” дигән оешма исәпләүләре буенча, ил мәктәпләренең 40 процентында укытучылар җитмәү проблемасы бар. Бигрәк тә математика һәм физика фәннәре иң авырткан төер булып тора. Ә бит укытучылар юк түгел, алар бар. Ләкин мәктәпләрдә йөкләмәләр арту, кәгазь эше, исәпсез-сансыз хисаплар тапшыру укытучының бар энергиясен ала. Хәтта хезмәт хакларын күтәрү дә ярдәм итми. Өстәвенә, бүгенге балаларга ялгыш сүз ычкындырырга да ярамый. Болар барысы да укытучының абруен шактый төшерде. Шуларга өстәп, ун елдан экс-хөкем ителүчеләр дә укыта башласа, укытучының авторитеты бөтенләй юкка чыкмасмы соң?  Ни дисәң дә, без капчыкта ятмый: хәзер укытучыларның биографиясен ата-аналар гына түгел, балалар да белеп тора.

Бу хакта сүз чыккач, бер танышым: “Утырып чыкканнарны мәктәпкә якын китерергә дә ярамый. Башка урында эш тапсыннар. Кеше карбыз түгел – ярып карап булмый. Әнә, Чикатилоның да характеристикасы бик яхшы булган...” – диде.

Утсыз төтен булмый...

Әлеге закон проекты кабул ителмәс, мөгаен. Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин рәшәткә артынан кайтучыларның укытучылык эше белән шөгыльләнүе куркыныч хаталарга китерәчәк дип белдерде.

“Бу мәсьәлә буенча тиз арада фикер алышу үткәрдек. Безнеңчә, әлеге инициатива хаталарга китерәчәк. Ул хаталар киләчәктә безнең балаларга төшәргә мөмкин”, – ди Володин. Аның сүзләренчә, ата-аналар да үз балаларын яхшы репутацияле кешеләргә тапшырырга тели. Дәүләт Думасы утырышына кадәр авторлар документны кире алыр дигән ышанычта сәясәтче. “Югыйсә, аны кире кагарга туры киләчәк”, – ди ул.

Бу инде закон проекты кабул ителмәячәк дигән сүз. Әйткәндәй, әлеге идея буенча бәхәсләр туа башлагач, Петр Толстой закон проектыннан үзенең имзасын алуларын сораган. Вице-спикер авторлыктан баш тарткан.

Шуны әйтәсе килә: әлеге идеянең барлыкка килүе, аның өстендә депутатларның эшләве, закон проекты әзерләп, аны Дәүләт Думасына тапшыруы – болар уйланырга мәҗбүр итә. Утсыз төтен булмый, диләр. Бүген кабул ителмәсә, киләчәктә тормышка ашмый калмас дип әйтеп булмый.

Сизәсездер – соңгы вакытта җинаять темасы киңрәк таралыш ала бара һәм бу хафага сала. Бүген хөкем ителгәннәр хәрби һәм кадрлар резервына әйләнеп бара. Аларны төзелешләргә дә, хәрби хезмәткә дә чакыралар. Хәзер килеп, укытучы да итмәкчеләр. Болай барса, киләчәкне күз алдына китерү дә куркыныч булып китә...

Ә бит без – укытучы бар яктан да үрнәк, акыллы, тәрбияле булырга, матур гамәлләре белән аерылып торырга тиеш дигән фикердә тәрбияләнеп үскән буын. Бүгенге заман укытучыларында да шул сыйфатларны күрергә телибез.

Ә сез әлеге идеягә карата нинди фикердәсез?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас