Уйланырга урын бар
15 октябрь 2023, 07:36

Күзләребезгә игътибарлы булыйк!

Дәвалап булмый торган бу чир сукыраюга китерә.

Күзләребезгә игътибарлы булыйк!Күзләребезгә игътибарлы булыйк!
Күзләребезгә игътибарлы булыйк!

Русиядә ел саен 100 меңгә якын кеше глаукома чиренә дучар була. Бу бик зур сан! Русия глаукома җәмәгатьчелеге президенты Евгений Егоров бу санның, кызганычка каршы, арту ягына йөз тотуын белдерә.
Дәвалап булмый торган бу чир сукыраюга китерә. Глаукоманы иртә башланган чорында тотып калу өчен күзләрнең эчке басымын, кыскасы, күзләрне глаукомага тикшертергә кирәк.
Элек Русиядә глаукоманы иртә ачыклау буенча махсус кабинетлар эшләгән, тик аларны бетергәннәр, хәзер офтальмолог гадәти кабул итү генә алып бара.
Табиб-офтальмологлар ата-аналары, әби-бабалары әлегә чирдән җәфаланган кешеләрдә глаукома белән авыру куркынычы зуррак дип раслыйлар.

Фото:vdecret.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас