

Ел елга туры килми: былтыр, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яугач, республика аграрийлары мул уңыш җыеп алган иде, быел һава торышы сынатты.
Быел авыл хуҗалыгындагы хәлләргә нинди бәя бирергә була? Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов “Российская газета”га шушы сорауга болай дип җавап биргән:
– Бәяне кайсы яктан бирәсең бит. Стакан яртылаш буш яки яртылаш тулы булырга мөмкин. Аграрийлар күзлегеннән, ул яртылаш буш, ә дәүләт власте күзлегеннән – яртылаш тулы. Узган ел бөртеклеләр уңышы 5 миллион тоннадан күбрәк булды, шуңа өстәп, 600 мең тонна майлы культуралар үстердек. Без совет чорында булган иң югары ноктага килеп җиттек. Ул вакытта моңа ирешү өчен ярты гасыр тырышканнар, без исә 5 елда килеп җиттек.
Быел авыл хуҗалыгы культураларын чәчү һәм үстерү өчен шартлар гади булмады. Уңдырышлылык күрсәткече былтыргыдан 50 процентка түбән. Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклыларның гомум уңышы 3 миллион тонна булыр дип көтелә. Әмма хәтта ки шул шартларда да аграрийлар үзенең продукциясенә хакны күтәрә алмый. Чөнки бу кибетләрдә бәяләрнең артуына китерәчәк. Шул ук вакытта, әгәр кичә бер трактор яки комбайн аграрийлар күзлегеннән 10 вагон иген бәясенә торса, бүген ул 30 вагонга баса. Дәүләт күзлегеннән, без тотрыклы дәрәҗәгә чыктык: хаклар югары булуга карамастан, техника сатып алабыз. Агымдагы елның 8 аенда 9,6 миллиард сумлык техника сатып алынды. Ләкин яңадан 2018 елга – башлаган чорга – әйләнеп кайтмас өчен әле барган юлдан тукталып калырга ярамый.
Бүген продукциянең үзкыйммәте үсә. Ә базардагы хаклар белән аграрийлар һич риза түгел. Игеннең бер килограммы – 6-8 сум, көнбагыш – 18-25, сөтнең бер литры 23-26 сум тора. Бу ел ярым элекке бәяләрдән ике тапкырга очсызрак. Әмма икътисад һәм һава торышының шундый кырыс шартларында да алга барырга кирәк. Шуны да әйтергә кирәк: санкцияләр режимы безнең көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә алмасын өчен куллана. Әмма без аны җитештерәчәкбез. Тик саннар һәм күләм артыннан куып түгел. Без үз территориябездә көндәшлеккә сәләтле һәм үзкыйммәте түбән булган продукция җитештерергә тиешбез.