

Соңгы вакытта һава торышы көйсезләнеп тора.
Шулай да алдагы атна башына яңадан җылы булачак, дип хәбәр итәләр Башгидрометүзәктән. Кайсыберләр хәтта “әбиләр чуагы” икенче тапкыр киләчәк, ди. Анысын чын “әбиләр чуагы” дип әйтеп булырмы – моны инде вакыт күрсәтер.
Шунысы мәгълүм: республика территориясенә Атлантикадан җылы һава массасы киләчәк. Шул сәбәпле, көннәр бераз җылыначак. Һава температурасы көндез +14 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнгесе дә 0, +5 градуска менәчәк.
Ә бүген-иртәгә салкын булачак әле. Бүген күп районнарда яңгыр ява. Иртәгә дә урыны белән яңгыр булуы, салкынча җил исүе фаразлана. Ни дисәң дә, көзнең үз характеры.