

Билгесез мошенниклар актив эш итүләрен дәвам итәләр. Язмышларны җимерәләр һәм кешеләрнең банктагы счетларын буш калдыралар. Бу юлы Нефтекамада яшәүче 57 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Ул полициягә зур суммада акчалар югалтуы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Зыян күрүче әйтүенчә, билгесез кеше аңа шалтыраткан һәм элегрәк электрон биржага салып, югалткан акчасын кире кайтару мөмкинлеге турында хәбәр иткән. Баксаң, июнь аенда 57 яшьлек бу ханым бер компаниягә салган 800 мең сум акчасын кире кайтара алмавы турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән икән....
Әле инде шалтыратучы кеше ханымга акчасын кире кайтару өчен виртуаль счетының лимитын тулыландыруны сораган. Һәм ни дип уйлыйсыз? Хатын мошенниклар тозагына эләккәнен аңламаган. Ул берничә онлайн-кредит рәсмиләштергән, танышларыннан бурычка акча алган һәм аларны шалтыратучы әйткән счетларга күчергән. Сумма 4 миллион сумга якынлашкач, ханым шикләнә башлаган һәм акчаны кире кайтаруны таләп иткән. Әмма аны кара исемлеккә керткәннәр, ә ялган брокерлар белән элемтә кискен тукталган.
Хәзерге вакытта бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция гражданнарны уяу булырга һәм мошенниклар тозагына эләкмәскә чакыра.