

Пенсиягә чыкканчы тегене эшләргә, моны эшләп өлгерергә кирәк дип тырыша адәм баласы.
Бу уңайдан “Работа.ру” һәм “СберНПФ” сервислары сентябрьдә сораштыру үткәргән. Алар илнең төрле төбәкләрендә яшәүче 18 яшьтән өлкәннәргә “Пенсиягә кадәр нинди эшләр башкаруны максат итеп куясыз?” дигән сорау биргән.
Җавап бирүчеләрнең 45 проценты картлык көндә җитеш тормышта яшәү өчен акча тупларга теләүләрен әйткән. Респондентларның 25 проценты пенсиягә кадәр йорт салырга, ә 24 проценты фатир сатып алырга тели икән. Сораштыруда катнашучыларның 22 проценты яңа шөгыль үзләштерергә, 18 проценты үз бизнесын ачарга теләк белдергән. 13 проценты яшәү өчен башка урынга күчеп китүне, яңа тел өйрәнүне яки дача сатып алуны максат итеп куя. 12 проценты агач утыртырга яки пенсиягә кадәр җитәкче булырга хыяллана. 11 проценты дөнья буенча сәяхәткә чыгып китәр иде. Ә 6 проценты югары белем алып калырга тели.
Шунысын да билгеләргә кирәк: 40-50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләрнең күпчелеге пенсиягә кадәр акча туплауны максат итеп куйса, 30-40 яшьлекләр өчен тәү бурыч – йорт салу, ә 30 яшькә кадәргеләр фатир сатып алу һәм яңа шөгыль үзләштереп калу теләге белән яши.
“Кайчан пенсиягә чыгар идегез?” дигән сорауга респондентларның 38 проценты 56дан 60 яшькә кадәр дип җавап биргән. Шул ук вакытта 20 проценты 65 яшьтән соң да эшен дәвам итәргә тели.
Ә сез пенсиягә кадәр нәрсә эшләр өлгерергә кирәк дип уйлыйсыз?