

ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий һәм партия депутатлары Русиянең Җир кодексына яңа үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.
Алар фикеренчә, никахта 10нан күбрәк ел яшәгән гаиләләргә ташламалар бирергә кирәк. Атап әйткәндә, законлы никахта дистә елдан артык яшәгән һәм ким дигәндә бер баласы булган парларга бушлай җир участоклары бүлү яхшы булыр иде, дип исәпли депутатлар.
“Җир участоклары гаиләләрнең тормыш шартларын яхшыртуга булышачак. Кемдер йорт салыр, кемдер хуҗалык алып барыр, балалары белән бергә эшләр иде. Бу гаилә институтын ныгытырга, сәламәт, ныклы буын үсүгә булышачак”, – ди Слуцкий.
Идея яхшы, әлбәттә. Әмма мондый фикерләрнең күбесе, гадәттә, кәгазьдә генә кала шул...