Уйланырга урын бар
27 сентябрь 2023, 09:02

Туйда 450 кеше бәлагә тарыган

Иракның Нойнава провинциясендә туй барганда фаҗига булган: янгын чыгып 450дән артык кеше казага тарыган.

Туйда 450 кеше бәлагә тарыганТуйда 450 кеше бәлагә тарыган
Туйда 450 кеше бәлагә тарыган

Кызганычка каршы, һәлак булучылар күп: 120 кешенең гомере өзелгән, 200дән артык кеше төрле дәрәҗәдә яраланган.
Ирак гражданнар оборонасы идарәсе мәгълүматларына ярашлы, туй мәлендә фейерверклар яндыру каза чыгуга сәбәпче булган. Чараны оештыручылар янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозганнар.
Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри шул. Туйга барып бәхетсезлеккә тарырмын дип кем уйласын иде?!.

Фото:nur.kz

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас