

Уфада яшәүче бер ир-атка 5 елга якын җылыту өчен түләүне артык мәйдан буенча исәпләгәннәр.
Башкортстанның торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитетына Уфаның Транспортная урамындагы йортларның берсендә яшәүче ир-аттан 2018 елның октябреннән 2023 елның мартына кадәр җылыту өчен түләүне дөрес исәпләмәүләре турында мөрәҗәгать килгән. Квитанциядә мәйдан 9 квадрат метрга арттырып күрсәтелгән.
Квитанциядә “БашРТС” түләү исәпләгән мәйдан 59,3 кв.м тәшкил иткән, ә милек хокукына таныклыкта 50,2 кв. м мәйдан күрсәтелгән. Хәзер җылылык белән тәэмин итүче оешманың исәпләүләре дөрес түгел дип танылган, аңа кисәтү ясалган. Ә артыгын түләгән ир-атка яңадан исәп-хисап ясалачак.