

Галимнәр гасыр ахырына яр буйларында урнашкан торак пунктларының күпчелеге ел саен 100 елга бер тапкыр була торган су басулар белән капма-каршы очрашачак дип белдерә. Моңа һавага агулы газлар бүлеп чыгару сәбәпче булачак. 2040 елга ул үзенең иң югары ноктасына җитәчәк. Ә 2050 елларга бөтен дөнья илләре һәр 9 — 15 ел саен 100 елга бер тапкыр була торган су басуларны күрәчәк.
Су басулар иң беренче чиратта океан һәм диңгез буйларында яшәүчеләргә яный. Гаять көчле давыллар суны коры җиргә кысрыклап чыгарачак. Моңа климатның глобаль үзгәрүе йогынты ясаячак. Шул сәбәпле диңгез сулары өскә калкачак. Диңгез өслеге коры җиргә якынайган саен яр буе инфраструктуралары да суга шулай ныграк якынаячак. Көчле давыллар исә ул суларны торак пунктлары өстенә күтәрәчәк.
Климат үзгәрүенә карап океан температурасы күтәрелүе һәм бозлыклардан эреп агып чыккан сулар ел саен диңгезләр күтәрелүенә китерә, бу үз чиратында яр буйларында су басуларның ешаюына китерәчәк. Бүгенге көндә дөньяда яр буе төбәкләрендә 600 миллион кеше яши. Әгәр диңгезнең уртача дәрәҗәсе күтәрелсә дә, аның нәтиҗәсе бөтен җирдә бертөрле булмаячак. Җир югарырак урнашкан урыннарда диңгез өслеге түбән төшәчәк, ә менә Мексика култыгы кебек төбәкләрдә, уртача дөнья буйлап чагыштырганда, җир акрынлап түбән төшү сәбәпле, диңгез тизрәк күтәреләчәк.
Әгәр вакыйгалар бүгенге сыман барса, озакламый 12 млн. кв. км. җир су астында калачак. Чагыштыру өчен: АКШ мәйданы — 9,8 мең кв. км, булса, Кытайныкы 9,5 млн.кв. км. тәшкил итә.
Без бала чакларда картәниләребез, дини белемнәренә таянып, җир дөнья читеннән бетеп киләчәк дип әйтәләр иде. Бүген бу сүзләрне дөнья галимнәре раслый түгелме?!..
Фото:storyfox.ru