

Уфада авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашу өчен акча сорауларына зарланулар арткан. Ярминкәгә килүчеләр сөйләвенчә, 400әр сум акча җыялар, әмма бернәрсә белән дә тәэмин итмиләр икән.
"Бүген, 16 сентябрь көнне, Спорт сараенда ярминкә оештырылган. Авыл хуҗалыгы продукциясе сатучылардан 400әр сум акча җыялар. Шушы күләмдә акча җыю нинди нигездә һәм кем тарафыннан билгеләнгән?
16 һәм 17 сентябрьдә башкалада авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтәчәк, дип Уфа мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткән иде. Шимбә көнне ярминкәләр Уфаның Таллин урамыннан Ухтомский урамына кадәрге участокта, Георгий Мушников урамы һәм Баландин бульвары кисешендә, Серго Орджоникидзе исемендәге һәм “Дулкын” паркы янындагы мәйданнарда, Спорт сарае һәм Яшьләр сарае каршында, шулай ук Эшче хәбәрчеләр урамындагы 20нче санлы йорт янындагы мәйданчыкта булачак дип хәбәр ителде.
Ярминкәләрдә катнашырга чакырганда беркем дә авыл хуҗалыгы продуктларын саткан өчен хак түләргә кирәклеге турында язмый. Суыткычлар, өстәлләр, алъяпкычлар, электр, бәдрәф һәм кул юу урыннары белән тәэмин итмиләр. Бар белгәннәре – акча җыю” ,- дип зарланып язган Александр исемле ир-ат.