

Уфа халкы балалар бакчасы һәм сәнгать мәктәбе янындагы хәлгә ачуланулары турында белдергәннәр. Баксаң, янәшәдәге чүплектә бер сукбай үзенә “йорт төзегән” икән.
“Пегов исемендәге Уфа балалар сәнгать мәктәбе янындагы чүплектә бер айдан артык инде сукбай яши. Ул анда төн чыга, спиртлы эчемлекләр эчә, кычкырына, сүгенә, контейнерлардан чүп-чарны тирә-якка сибә һәм урам себерүчегә җыештырырга ирек бирми.
Ә бит янәшәдә – Кузнецов исемендәге сәнгать мәктәбе, 89нчы һәм 17 нче санлы балалар бакчалары да бар. Сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар аның яныннан үтеп йөрергә куркалар. Мәктәп капкасы да сукбай төпләнгән урынга якын урнашкан. Полициягә берничә тапкыр мөрәҗәгать итүләр нәтиҗә бирмәде. Без, шушы тирәдә яшәүче халык, аның белән аралаша алмыйбыз. Безгә ярдәм итүегезне, чүплектә тәртип урнаштыруыгызны сорыйбыз. Ул анда үзенә йорт төзегән, дусларын һәм хатын-кызлар алып килә. Балалар күз алдында эчкечелек һәм азгынлык гамәлләре кыла”, - дип зарланган Юлианна исемле ханым.