Бу күңелсез хәл Кушма Штатларда булган. Калифорния штатында яшәүче Лора Барахас базарда тиляпия балыгын сатып алып пешергән. Балыкны ашаганнан соң берничә көн үткәч хатынның хәле начараеп киткән. Дәваханәдә табиблар инфекция таралуына юл куймас өчен, авыруның аяк- кулларын кисү турында карар кабул иткән.
Әхирәте Анна Мессина Лора Vibrio vulnificus бактериясен йоктырган дигән. Әлеге бактерия начар кыздырылган балыкта була икән. Бактерия гадәти агулану билгеләреннән тыш, тире асты күзәнәкләрен һәм кан тамырларын зарарлаучы некротик фасциитка китерә ала. Хатынны ясалма үпкә вентиляциясенә тоташтырганнар. Ясалма комага керткәннәр. Аның кул бармаклары, аяклары һәм аскы ирене кара янып чыккан. Каны агулана башлаган, бөерләре эшләүдән туктаган. “Бу коточкыч, мондый хәл теләсә кем белән булырга мөмкин”,—ди Мессина.
АКШның авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәге мәгълүматлары буенча, Vibrio vulnificus бактериаль инфекциясе белән илдә ел саен 150—200 кеше зарарлана. Һәр бишенче очрак үлемечле.
Сан-Францискодагы Калифорния университеты инфекционисты белдерүенчә, пешмәгән яисә начар кыздырылган балык ашаган кеше бу каһәрле инфекцияне эләктерергә мөмкин. Шулай ук бактерияләр яра аша да эләгүе ихтимал.
Уяу булыйк, дуслар, бәла аяк астында гына ята... Аллаһ сакласын!
Фото:simf-klin-bolnica.ru