

Мәскәүдә Алина исемле бер хатын маникюр салонына барганнан соң тырнаклары зыянлаган. Буятканнан соң берничә көн үткәч лак белән бергә тырнаклары кубып төшкән. Кыз бик нык авыртынып тырнак табибына мөрәҗәгать иткән. Пацентканың ике бармагы гель-лак белән химик пешү алган. Өстәвенә, салонда тырнакларына гөмбә йоктырганнар.
Алина тырнакларын дәвалау өчен дистә меңнәрчә акча сарыф иткән. Ул әхлакый һәм матди зыян салган өчен маникюр салонын судка биргән.
Шулай ук Мәскәү өлкәсендә яшәүче бер хатын быел июньдә кашына татуаж ясатканнан соң дәваханәгә эләккән. Процедура ясаткан икенче көнне шешенеп йокысыннан уянган. Кашындагы шеше борынына күчкән. Дәваханәдә табиблар тире тукымасының тирән катламы шешенүен ачыклаганнар.
Каш ясатам дип күз чыгарган ди берәү. Бик хак сүзләр. Менә сиңа, мә, йөре матурлык салонына!
Фото:almode.ru