

Табиб-невролог Андрей Емелин Альцгеймер авыруының тәүге билгеләрен атаган. Төп билгеләрнең берсе — кешенең яшәүгә кызыксыну югалуы.
“Еш кына хәтер начарлануының беренче билгесе — ул өлкән кешенең тирә-як чынбарлыкка кызыксынуы югалуы, хобби һәм мавыгуларын ташлавы. Аның туган-тумачалары еш кына моңа игътибар итми”,— ди табиб.
Табиблар шулай ук көндәлек тормышта күп утыруны деменциягә китерүче хәвефләрнең берсенә бәйлиләр. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, өлкән кеше көненә ун сәгатьтән артык утырса, аңарда акыл зәгыйфьлеге сизелеп арта икән.
Фото: narodnymi.ru