Уйланырга урын бар
13 сентябрь 2023, 14:22

Климат кием җитештерүчеләргә дә зыян сала

Кием җитештерүчеләр 2030 елга кадәр 65 млрд. доллар күләмендә гомум зыян күрүләре ихтимал.

Климат кием җитештерүчеләргә дә зыян салаКлимат кием җитештерүчеләргә дә зыян сала
Климат кием җитештерүчеләргә дә зыян сала

Каты эсселек һәм көчле су басулар аркасында Бангладеш, Камбодҗа, Пакистан һәм Вьетнам кием җитештерүчеләре 2030 елга кадәр 65 млрд. доллар күләмендә гомум зыян күрүләре ихтимал.

          Икътисади проблемалар җирле эшчеләрнең хезмәт җитештерүчәнлегенең түбән төшүе, шулай ук кием тегүче фабрикаларның ябылу куркынычы астында булуына бәйле. Моннан тыш, һава шартлары начараюы аркасында Азия—Тын океан төбәгендә товар ташу чылбырының зарар күрүе мөмкин.

          Әлеге хәвефләр җитештерүчеләргә билгеле. Товар сатучылар да, сатып алучылар да климат үзгәрүе проблемаларын артык игътибарга алып бармый икән.

          Проблемалар тегү сәнәгатенә генә түгел,инвесторларга да кагыла. Компанияләр алардан ихтимал булган хәвефләрне торган саен ешрак яшерәчәк дип кисәтә экспертлар. Хәер бүгеннән моны күзәтүдә тоту катлаулыга әверелә башлаган. Фабрикалар кайда урнашуларын яшерергә тырышалар икән.

Фото:bangkokbook.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас