Уйланырга урын бар
13 сентябрь 2023, 13:51

Елга сулары сыйфаты начарая

Белгечләр дөньяның төрле төбәкләрендә меңгә якын елганы тикшергән.

Елга сулары сыйфаты начараяЕлга сулары сыйфаты начарая
Елга сулары сыйфаты начарая

Экстремаль һава торышы шартлары аркасында дөньяда елга сулары сыйфаты начарлана башлаган. Бу хакта Нидерландиянең Утрехтс университеты экологлары чаң кага.

          Белгечләр дөньяның төрле төбәкләрендә меңгә якын елганы тикшергән. Алар елга суларының сыйфаты эсселек, корылык, койма яңгырлар һ.б. тискәре күренешләр аркасында соңгы дистә елларда начарлана дигән нәтиҗәгә килгән.

          Галимнәр елгаларның күпчелегенең глобаль җылытуга бәйле һава шартлары аномалияләре аркасында үзгәрүен ачыклаган. Мәсәлән, эссе һәм корылык дулкыннары 68 процент очракта суда кислородның кимүенә һәм тозларның артуына китергән. Су басулар һәм яңгырлардан соң экологлар 51 процент очракта суларда пластик кисәкчәләре, шулай ук минераль ашламалар артуын теркәгән.

          Искә төшерик: күптән түгел галимнәр Антарктида территориясенең фаразларга караганда ике тапкыр тизрәк җылынуына турыдан-туры дәлилләр тапкан. Тикшеренүләр нәтиҗәләре аларны тирән борчуга сала.

Фото:gas-kvas.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас