

Соңгы елларда авыл хуҗалыгында безнең җирлек өчен ят һәм яңа булган культураларны үстерә башладылар. Шуларның берсе – соя. Аны “кытай борчагы” дип тә йөртәләр. Элек сояны чит илләрдән алып кайтсалар, бүген инде аны үстерүче хуҗалыклар саны безнең республикада да арта бара.
Бу атнада Авыргазы районында үткән “Соя һәм кукуруз” дигән фәнни-гамәли семинарда да авыл хуҗалыгы белгечләре әлеге культураларны үстерү кирәклеге турында сөйләште.
– Республикада сыйфатлы аксымлы азык таләп итүче кошчылык һәм дуңгызчылык тармаклары үсә. Шуны исәпкә алганда, соя безнең төбәк өчен бик кирәк, – диде хөкүмәт вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Былтыр бездә 8,7 мең гектарга соя чәчелгән булса, быелгы чәчү сезонында аның мәйданын 10,5 мең гектарга җиткергәннәр. Киләчәктә соя мәйданнарын 100 мең гектарга кадәр җиткерү яхшы булыр иде дип исәпли министр. Чөнки сояның азык кыйммәте бик югары. Бу бөртекле-кузаклы майлы культураны авыл хуҗалыгында барлык төр малларга һәм кош-кортка ашату өчен он, сенаж, печән, үлән оны, калган сыгынты рәвешендә кулланалар.
Өстәвенә, галимнәр раславынча, сояны үстерү икътисади яктан да отышлы. Мисал өчен: бүген соя орлыгының тоннасы базарда 90-100 мең сум тора. Ә борчаклары 50 мең сумга тәкъдим ителә. Шуңа аны үстерү аграрийлар өчен отышлы, диләр.
Моннан тыш, бу культура туфракның сыйфатын яхшырту үзлегенә ия. Соядан соң икенче елга шушы ук урынга бодай чәчсәң, ул 1,5-2 тапкырга күбрәк уңыш бирә. Моңа мисал итеп Авыргазы районының “Салават” хуҗалыгын китерделәр. Биредә дүртенче ел соя үстерәләр һәм быел аны 100 гектарга чәчкәннәр. Хуҗалык җитәкчесе Василий Федоров әйтүенчә, бу культура җылылык ярата һәм аны үстерү җиңел эш түгел.
Быел республикада сояның гомум уңышы 6,8 мең тонна булыр дип күзаллана. Уңыш күләме – гектарына 6,5 центнер чамасы.
Кошчылык һәм дуңгызчылык тармагы өчен аксымга бай соя кирәк булса, сөт малчылыгына кукуруз кирәк.
– Русиядә үзебездә җитештерелгән кукуруз орлыклары бар. Бездәге климат шартларында кукурузны ашлык итеп алу өчен вегетация сроклары аз – 90 көн – булган гибридлар кирәк. Ә өлгерү вакыты озаграк булса, сыйфатлы силос алабыз. Сөтне күп күләмдә җитештерүебезне исәпкә алганда, кукуруз безгә нык кирәк, – ди Илшат Фазрахманов.