

Югары суд парковкаланган машина руле артында утырган исерек водительләргә штраф салуны рөхсәт итмәде, диелә административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча суд коллегиясе чыгарган карарда.
Суд Подмосковьеның Чехов шәһәрендә парковкаланган “Лада-Веста” машинасында исерек килеш утырган водитель шикаятен караган. Машина юл читендә торган, аның двигателе сүндерелгән булган. Әмма ирне ЮХХДИ инспекторы күргән, ул водительнең исерек булуын сизгән һәм протокол төзегән. Нәтиҗәдә суд водительгә 30 мең сум күләмдә штраф салган һәм 2 елга диярлек машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән. Бу хәлдән соң ир, аның гамәлләрендә хокук бозу составы булмаганлыгын дәлилләргә теләп, Югары судка кадәр барып җиткән.
Нәтиҗәдә суд коллегиясе әлеге маддәдә административ хокук бозу субъекты автомобиль водителе булырга тиеш, дип күрсәткән. Әмма ЮХХДИ инспекторының штраф салыр алдыннан гаепләнүче үзе дә, понятойлар белән бергә шаһитлар да бертавыштан машинаның хәрәкәт итмәвен белдергән. Инспектор да бу сүзләрне кире какмаган.
Суд моңа кадәр кабул ителгән карарларның барысын да гамәлдән чыгарган һәм тиешле дәлилләр булмау сәбәпле административ эшне туктаткан.
Чыганак: ria.ru