Уйланырга урын бар
6 сентябрь 2023, 07:05

Тулай торак тараканнары сумкада өйгә дә кайтып җиттеләр...

"Ни өчен безнең балалар начар шартларга яшәргә тиеш?" дип аптырыйлар әти-әниләр.

Тулай торак тараканнары сумкада өйгә дә кайтып җиттеләр...Тулай торак тараканнары сумкада өйгә дә кайтып җиттеләр...
Тулай торак тараканнары сумкада өйгә дә кайтып җиттеләр...

Соңгы бер-ике елда республикада югары уку йортлары системасында сизелерлек үзгәрешәр булды – кайсыбер вузларны берләштерделәр, укыту процессы да үзгәреп тора. Бер уйласаң, вузлар белән бергә студентлар яши торган тулай тораклардагы шартлар да яхшы якка үзгәрәдер кебек.

    Ләкин һәрвакытта да алай түгел икән. Мисал: республикада яшәүче ханым Уфа университетларының берсенең тулай торагына шаккаткан һәм төбәк башлыгыннан ярдәм сораган.

    "Зинһар, Минһаҗев урамы, 60/2 адресы буенча урнашкан Уфа фән һәм технология университетының 8нче санлы тулай торагы студентларына ярдәм итегез әле. Балалар коточкыч шартларда – тараканнар белән бергә идәннәре тишек-тошык бүлмәләрдә яшиләр. Ул  тараканнар сумкада өйгә дә кайтып җиттеләр. Укуларына барганда балаларның кием-салымнарыннан килеп чыгалар.

   Мин сезнең ярдәмгә бик тә өметләнәм. Студентлардан ремонт ясауларын сорыйлар. Ни өчен үз көче һәм тырышлыгы белән укырга кергән бала ремонт ясарга тиеш? Ул студентлар яхшы шартларга лаек”, - дип аһ-зарларын җиткергән Йондыз Ш. 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас