

Быелгы сентябрь яңалыкларга бай булырга охшаган. Чөнки яшәешебезнең күп кенә өлкәләренә кагылышлы яңа законнар, кагыйдәләр һәм таләпләр эшли башлаячак. Көзнең беренче ае алып килгән үзгәрешләрнең кайсыберләренә генә булса да күз салыйк әле.
Социаль өлкә
1 сентябрьдән 80 яше тулучылар пенсиясенең тотрыклы өлеше ике тапкырга, ягъни 7567,3 сумнан 15134,6 сумга арта. Гариза язарга кирәкми, бу автоматик рәвештә башкарыла.
Инвалид бала тәрбияләүчеләр өстәмә отпуск “җыя” ала. РФ Хезмәт кодексына кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, физик мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналары, үзләренең ай саен бирелгән өстәмә ял көннәрен кулланмыйча, аларны туплап бара алачак. Бу көннәрне кирәк чакта кулланырга мөмкин булачак, әмма ул берьюлы 24 көннән артык булмаска тиеш. Ял вакытын эш бирүче белән килешергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез: әлегә кадәр инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар ай саен түләнүче өстәмә дүрт ял көненә хокуклы иде. Әгәр бу көннәр вакытында кулланылмаса, алар алдагы айга күчерелмәде – “янып” калды.
Чир сорап килмәсә дә...
1 сентябрьдән түләүле медицина хезмәтләренең яңа исемлеге барлыкка килде. Мәсәлән, чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаганнар өчен кичектергесез медицина ярдәме түләүле булачак. Бу гомер өчен хәвеф янаган очракларга кагылмый.
Русия гражданнарына аноним ярдәм, шулай ук табиб билгеләмәгән яки юнәлтмә бирелмәгән хезмәтләр өчен түләргә туры килергә мөмкин.
1 сентябрьдән рецепт буенча бирелгән өч категория даруларны дәүләт каты контрольгә алды. Алар – психотроп, көчле тәэсир иткән һәм агулы матдәләр; дистанцион җибәрелүче дарулар; хакларын тулысынча яки өлешчә дәүләт каплаган препаратлар. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан әйтүләренчә, әлеге яңалыкның пациентларга йогынтысы булмаячак – бу даруханәләрнең эчке эшчәнлегенә генә кагыла.
Таксистлар колагына
Таксистлар өчен яңа кагыйдәләр эшли башлады: 1 сентябрьдән водительләр сменага 12 сәгатьтән артык эшли алмаячак. Чөнки законнарга ярашлы, эш вакыты атнасына 40 сәгатьтән артырга тиеш түгел. Таксистлар өчен рәсми кушымталарга таймерлар урнаштырылачак. Билгеләнгән вакыт үткәннән соң таксист яңа заказлар ала алмаячак. Әгәр юл озын булып, водитель сменасында эшен тәмамлый алмаса, нормадан ике сәгать күбрәк эшләргә рөхсәт ителә.
Әлеге үзгәрешләр юлларда хәвефсезлекне арттырырга һәм пассажирлар ташу хезмәтләре сыйфатын яхшыртырга тиеш дип өмет итә яңалыкны кертүчеләр.
1 сентябрьдән хөкем срогы бетмәгән таксистларны, шулай ук штрафларын түләмәүче водительләрне такси йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр.
Моннан тыш, водительләр хезмәт килешүе төзергә, шәхси эшкуар яки үзмәшгуль булып теркәлергә тиеш булачак. Шуннан соң гына эшкә рөхсәт рәсмиләштерергә кирәк булачак.
Эт белән песиләр дә чирлиләр
Авылларда гына түгел, хәзер шәһәрләрдә дә эт белән песи асраучылар арта. 1 сентябрьдән этләр белән песиләрне кешеләр өчен тәгаенләнгән дарулар белән дә дәваларга мөмкин булачак.
Әле ветеринарлар дүрт аяклы дусларны ветеринар дарулар белән дәвалады. Ул исемлектә 2 меңгә якын препарат бар. Ә кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен 20 мең тирәсе дару кулланыла.
“Әмма кешеләр һәм хайваннар еш кына бер үк төрле чирләрдән җәфалана”, – диләр әлеге идеяның авторлары.