

1 сентябрь барлык балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дә бәйрәм түгел, кызганычка каршы. Кемнәрдер өчен бу көн кайгы сөременә чорналган. Мәсәлән, Мәскәү янындагы Наро-Фоминскта Белем көне алдыннан 9 сыйныф укучысының үз-үзенә кул салуы билгеле булган. Сәбәбе – баланың укыйсы килмәгән. Гомерен өзәр алдыннан кыз язу калдырган, анда да шул сәбәпне күрсәткән – укыйсы килмәү. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
14 яшьлек кыз имин гаиләдә тәрбияләнгән: әтисе - эшкуар, әнисе дәүләт структураларында эшләгән. Бала моңа кадәр дә укыйсы килмәве турында әйткән булган, ләкин күрәсең, аның сүзләренә колак салучы булмаган.
Чыганак: Ria.ru