

Яңа уку елы алдыннан “Вебер” социологик агентлыгы ил халкы арасында сораштыру үткәргән.
Җавап бирүчеләрнең 82 проценты дәресләрдә балаларның “дүртле” һәм “бишле” билгеләре алуы алар өчен мөһим дип исәпли. Шул ук вакытта респондентларның 62 проценты карьера һәм уңыш яхшы билгеләргә бәйле түгел дигән фикердә.
Элегрәк “өчле – көчле, уртача укыганнар тормышта зуррак уңышка ирешәләр” дип әйтергә яраталар иде. Ничек уйлыйсыз: бу фикер бүгенге көнгә туры киләме? Сездән фикерләр көтеп калабыз.
Ә без һәр балага уңышлы уку елы телибез!