Уйланырга урын бар
31 август 2023, 07:20

Мәҗлес үлем белән тәмамланган

 Мунчага барганда Ромео Джульеттаны кулыннан төшереп җибәргән...

Мәҗлес үлем белән тәмамланганМәҗлес үлем белән тәмамланган
Мәҗлес үлем белән тәмамланган

Стәрлетамакта бер ир шәхси йортында  дусты һәм ике ханым белән мәҗлес оештырган. Бераз кәеф-сафа корып алганнан соң, ир  ахирәтләрнең берсенә мунчага барып килергә тәкъдим ясаган. Тегесе риза булган, әмма аягының авыртуы турында әйткән.

Шуннан ир ханымны мунчага кадәр кулларында күтәреп алып барырга карар иткән. Ләкин мәҗлес шаукымы үз эшен эшләгәндерме, ирнең көче җитеп бетмәгәндерме – юлда ул ханымны кулыннан төшереп җибәргән. Нәтиҗәдә, 44 яшьлек ханым мунча тупсасының кирпеч бусагасына башын бәргән. Хәле мөшкелләнгән. Ә ир аны башта мунчага, аннары өйгә алып кереп йокларга яткырган... Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Иң аянычлысы – ир ахирәтнең исән булуына шикләнеп, “ашыгыч ярдәм” чакырган, ә килеп җиткән фельдшер ханымның үлемен раслаган. Менә сиңа, мә!

Чыганак: ufacitynews.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас