

Бөре шәһәрендә 17 яшьлек үсмер сорамый-нитми әтисенең элиталы «Ланд Крузер 200» внедорожнигында “гулянкага” чыгып киткән. Аны ЮХХДИ хезмәткәрләре туктаткан. Республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр иткәнчә, егетнең машина йөртү таныклыгы юк.
Гаилә башлыгы республиканың башка районында булганда, улы аның машинасында йөреп торырга карар иткән. Ләкин гаишниклар да йоклап ятмый шул. Хәзер аңа каршы РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсе буенча административ протокол төзелгән. Әти-әнисенә дә тәрбия буенча бурычларын үтәмәгән өчен җәза яный.
Материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелгән.